Вернуться к обычному виду

Сочида да беләләр

 
30.09.2014

Сочида да беләләр

Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең патруль-пост хезмәткәрләре Илнур Ялеев белән Марат Солтанов Сочида өч ай ярым җәмәгать урыннарында тәртип саклаганнар.

    Сочида эшләгән чагында бу тырыш полицей федераль эзләтүдә булган дүрт җинаятьчене кулга алганнар, 1 караклык очрагын һ.б. ачыклаганнар. Диңгез ярындагы комлыкта ял итүче бер хатынның караклар кесә телефонын урлаган булганар. Безнекеләр телефон карагын янәшәдәге бер районда эләп табып кулган алганнар. Исерек иргә карата административ беркетмә төзегәндә, ул ир полиция хезмәткәренә ташланып, аның күлмәген ертып, погоннарын йолкып, үзенчә куркытып качмакчы булган, күрәсең. Власть вәкиленә карата көч кулланганы өчен, аның үзенә “эш”  ачылган... Сочи эчке эшләр идарәсе начальнигы, Түбән Кама полицейскийлары И.Ялеев һәм М.Солтановны бүләкләүләрен сорап, Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринга рәсми үтенеч юллаган. Безнең полицейскийлар, үз эшләренең остасы булуларын Сочида үз хезмәтләре белән раслаганнар. "Туган як"


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования