Вернуться к обычному виду

Ханбикә исемен йөрткән журнал

 
30.09.2014

Ханбикә исемен йөрткән журнал

«Сөембикә» турында журнал укучылары, язма геройлары, татар зыялылары нинди фикердә тора икән?

Рәйсә АТАМБАЕВА, Кыргызстан Республикасы Президентының хәләл җефете:
- Чит-як туфракка килен булып төшкән кызларын күздән яздырмыйча, алар турында кайгыртып, уйлап яшәүче Ана кебек ул, «Сөембикә». Әнием өчен «Азат хатын»ның яңа санын кулга алган көн бәйрәм булыр иде: ул аңа Кыргызстандагы без яшәгән ерак Ош шәһәренә туган ягыннан – Бөгелмәдән килгән сәлам булып тоелгандыр. Еракка киткән саен, күңелгә якыная туган җир...
Озак вакытлар узганнан соң, быел кабат әти-әниләрем, әби-бабаларым туфрагына аяк бастым. Туган халкым белән якынаюга «Сөембикә» дә арадашчы булды. Миңа салган кебек мондый күперләре аның бихисаптыр...  
Лена КОЛЕСНИКОВА, Чиләбе өлкәсе Татар Конгрессы рәисе:
– Журналның һәр санын Татарстанда гына түгел, Россиянең башка бик күп төбәкләрендә, шул исәптән, Көньяк Уралда да түземсезләнеп көтеп алалар. Менә, минем өстәлемдә дә – «Сөембикә» журналлары. Иң актуаль проблемаларны, замана чирләрен күреп алып, җәмгыять игътибарын шуларга юнәлтә беләләр, бала тәрбияләүдә беренче киңәшче ролен үтиләр.
Журнал «Рәссам сәхифәсе»ндә таныштырып барган рәссамнар иҗаты ошый миңа, үзем өчен ачкан авторлардан картиналарын махсус соратып сатып алганым да бар.
«Сөембикә», чыннан да, бөек эшкә – халкыбызның рухи дөньясын һәм мәдәниятен саклауга хезмәт итә.
Лиана СӘЕТОВА, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары, «Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы президенты:
- «Сөембикә» тышлыгына эләгүем тормышымда зур вакыйга булды. Редакциягә киңәш-табыш итәргә генә кергән идем мин: үз бизнесымны башлап, аны аякка бастыру юлларын эзләп йөргән көннәрем иде. Реклама материалы турында сөйләшергә барган җирдән, сүз хатын-кызның үз эшен ачу, аны мөстәкыйль рәвештә алып бару кыенлыклары, мин җитәкләгән туристик фирма эшчәнлегендәге үзенчәлекләр, ялны оештырудагы халык белмәгән нечкәлекләргә дә кереп киттек. Ахырда кызык кына материал килеп чыкты. Минем белән аралаша торгач, лаеклы дип таптылар, ахрысы. Редактор, һич көтмәгәндә: «Ә нишләп әле без шундый булдыклы, тәвәккәл һәм чибәр кызыбызны тышлыкка ук чыгармыйбыз? Яшь кеше язгы санны да бизәр иде», – дип куйды. Март саны булды ул. Дөресен әйтәм, мондый ук киң һәм дәвамлы резонанс булыр дип һич көтмәгән идем. «Сөембикә»дә чыгуым миңа бик күп ишекләрне ачты һәм әле дә эшемдә ярдәм итә. «Сезне журналда күргән идек», – дип һаман-һаман әйтеп торалар. Язма героен һәрьяклап ачу, аның эчке дөньясына нечкәләп үтеп кереп, башкаларга зур такт белән күрсәтү –  «Сөембикә» журналистларындагы менә шул сыйфат сокландыра.
Фәйзигөл ӘМӘНУЛЛИНА, Кама Тамагы авыл хуҗалыгы предпрятиесенең Олы Бортас бүлекчәсе сыер савучысы:
- Хәтердә мәңгегә уелып калырдай вакыйгалар сирәк була ул. «Сөембикә» журналының язма герое булу, аның тышлыгында чыгу бәхетенә ирешү – минем өчен шундый мизгелләрнең иң яктысы, иң кадерлесе. Кайлардан гына һәм кемнәр генә шалтыратмады миңа журнал чыккач. Үзем дә хәйран калдым: «Сөембикә»не укымаган кеше юк икән бит!
Журналны кызым белән бергә укыйбыз. Анда бәбигә дә, әнигә дә киңәшләр җитәрлек. «Сөембикә» эшмәкәрләр, бай хатыннар турында гына язмый, аны безнең кебек авыл хезмәтчәннәре дә, гади кешеләрнең язмышы да кызыксындыра. Кайчак гыйбрәтле хәлләрне, анда бирелгән киңәшләрне кат-кат укыйбыз.
Рим ГЫЙЛЬФАНОВ, «Азатлык» радиосы мөдире, Прага:
- Мәктәптә укыганда, ягъни әле «Азат хатын» заманнарында, кулыма, ничектер, дәү әниемнең иске китаплары килеп кергән иде. Ул чакта әле гарәп язмасын белү юк, укып булмый, әмма игътибарны китапларның берсе эчендәге аерым бер бит җәлеп итте. Аның читенә русча «Журналъ Сююмбике» дип язылган иде. Бу минем чын, асыл «Сөембикә» белән беренче танышуым булды.
Татарда хатыннар өчен 1917 елга кадәр аерым журнал чыгуы, татар хатын-кызы  совет чорына кадәр изелеп, җәберләнеп яшәгән дигән совет мифына туры килми иде, бераз төпченә торгач, «Азат хатын»ның, асылда, шул ук «Сөембикә» варисы булуына төшендем.
Озак та узмады, «Сөембикә» исеме кире кайтты. Ул чорны мин инде яхшы хәтерлим, чөнки үзем дә шул вакыйгалар эчендә кайнап йөрдем. Милләтне менә шулай берәмтекләп җыю чоры иде ул: «Сөембикә» исә ул чакта да, хәзер дә милләтне бергә туплау эшендә гел алда барды һәм бара.  
Ринат ЗАКИРОВ, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе:
– Милләтебезнең горур ханбикәсе – Сөембикә исемен йөртүче хатын-кызлар журналын чын мәгънәсендә милләтебезнең йөзек кашы дип атарга мөмкин. Ул халкыбызның мәнфәгатен кайгыртучы, милли рухны саклаучы, гаилә җылысын сүрелдермәүче, милли йолаларыбызны яшәтүче, әхлакый сафлыкны ныгытучы, хак тарихыбызны барлаучы, татар хатын-кызының җәмгыятьтәге ролен күтәрүче затлы, зыялы басма. Журнал тәүге саныннан алып әлегәчә дөнья буйлап сибелгән татарларның иң яратып укый торган матбагасы булып тора. Халкыбыз бүгенге көндә дә әби-бабалардан бәһасыз мирас булып калган туган телебезне, моңыбызны, күркәм бәйрәмнәрне, матур гореф-гадәтләрне саклап, олы бер милләт булып яши икән, әлбәттә, «Сөембикә» журналында эшләүче оста каләм ияләренең хезмәте дә монда әйтеп бетергесез зур.
Иркия ТӨХВӘТУЛЛИНА, эшмәкәр, «Катык» ресторанының җитәкчесе, «Марат-Эль» фирмасы генераль директоры:
- «Сөембикә» бер гасыр буе татар хатын-кызын булганыннан матуррак булырга, ирешелгәннәр белән чикләнмәскә, хыялларын эшкә җиңәргә, алга максатларның һәрвакыт югарыларын куярга, дөньяның ямен тоярга, яратып һәм яратылып яшәргә өйрәтә. Һәм иң мөһиме – ул шуның юлларын күрсәтә. Меңләгән татар туташ-ханымнары арасыннан иң тырышларын, иң булдыклыларын эзләп табып, аларны илгә күрсәтә, башкаларга үрнәк һәм өмет бирә.
         
Һәр заман үзе белән бер адымда атлау өчен хатын-кызга шул чорга туры килгән таләпләр куя. Бу тормышта зур-зур үрләр яулаган замандашларым турында журнал битләреннән укыйм да: «Алар булдырган икән, моңа минем дә көчем җитәчәк!» – дим. Тәвәккәлләүчеләр бер мин генә түгелдер!   
Кадрия ИДРИСОВА, «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
– Сөембикә ханбикәбезнең гүзәл исемен йөрткән журналыбыз – үткән белән киләчәкне тоташтыручы асыл күпер ул. Аның сәхифәләрендә буыннан-буынга сакланып килгән милли рух та сыйган, заман агышы да үз урынын тапкан. Ул – ил язмышын иңнәренә салган, тормыш йөген җигелеп тарткан хатын-кызларыбызның, кадерле әниләребезнең, ак калфаклы затлы туташларыбыз һәм ханымнарыбызның, талантлы милләттәшләребезнең исемнәрен тарих сәхифәләренә язучы чын милләт энциклопедиясе.





Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования