Вернуться к обычному виду

Татарстанда техник культураларны җыю эшләре дәвам итә

 
27.09.2014

Татарстанда техник культураларны җыю эшләре дәвам итә

Татарстан кырларында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тәмамланды, шулай да шикәр чөгендере, рапс һәм бәрәңге җыю дәвам итә. Эшләр барышы турында Татарстан РеспубликасыХөкүмәте Йортында бүген видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Аны Татарстан Республикасы Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, соңгы атнадагы уңай һава шартлары урып-җыю эшләренә ярдәм итте, һәм авыл халкы бу мөмкинлектән актив кулланды. Шәкәр чөгендере Татарстан мәйданнарының 47 %нда тәмамланган, 744 мең тонна җыелган, уртача уңышлылык – 326 ц/га. Әмма тамырда үсү дәвам итә, шуңа күрә, алга таба югарырак уңышлылык булсын өчен, җыю эшләре тоткарлана. 

Шикәр заводларында 200 мең тонна чөгендер эшкәртелгән инде, 24 мең тонна шикәр җитештерелдегән. «Республика тулысынча шикәр белән тәэмин ителгән була», - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Рапсның 13 мең гектарын җыясы калды, уртача уңыш - 12 ц/га. «Уңыш бар, культура бик тә файдалы, - диде министр. – Актаныш районында уңдырышлылык 21 ц/га һәм 10 мең сум чыгым булса, гектарыннан 20 мең сум табыш.

«Бу культура бик файдалы. Аның белән җитди шөгыльләнергә кирәк», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Бәрәңгене Татарстанда бары 545 гектардан җыясы калды. 117 мең тонна казып алынган, уңдырышлылык - 192 ц/га. «Кешеләрнең куллану структурасы үзгәрә, аның сыйфатына таләпләр арттаса да, бәрәңгегә ихтыяҗ кимеми”, - диде Марат Әхмштов.

Министр бәрәңге кырлары мәйданнарының кимегәнен әйтеп узды һәм район башлыкларының игътибарын, бәрәңгегә тиешле мөнәсәбәт булганда, аның югары табышлы культура булуына юнәлтте.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования