Вернуться к обычному виду

Өлкәннәр ункөнлегендә “кайнар линия”ләр эшли

 
30.09.2014

Өлкәннәр ункөнлегендә “кайнар линия”ләр эшли

Өлкәннәр ункөнлегендә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан оештырылган “кайнар линия” телефоннары эшли башлаячак. Барлыгы 27 телефон номеры гамәлдә булыр дип көтелә. Аларга шалтыратып, агымдагы елда өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә караган сорауларны бирергә мөмкин булачак.

Бу номерларның 5се Казан шәһәре социаль яклау идарәсе линиясе буенча, ә калганнары исә республиканың министрлыкларында эшләячәк. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау (843) 557-21-13, 557-21-12), Сәламәтлек саклау (264-68-46), Мәдәният (264-74-16), Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык (231-15-77), Яшьләр эшләре, һәм спорт (222-81-97) , Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына (291-91-91, 291-91-40) телефоннары буенча чылтыратырга мөмкин, дип хәбәр итте бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов. ("Татар-информ")

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования