Вернуться к обычному виду

Рус теле яки география буенча БДИ тапшыру оештырылачак – Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы

 
29.09.2014

Рус теле яки география буенча БДИ тапшыру оештырылачак – Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы

Әлеге процесс БДИны үткәрү пунктларында оештырылачак
Киләсе елның февралендә тәүге мәртәбә рус теле һәм география буенча дәүләт имтиханнарын тапшыру оештырыла. Бу хакта Иҗтимагый палатада уза торган “БДИ барышын җәмәгатьчелек күзәтүе” форумында Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте, дип белдерә ИТАР-ТАСС.
“Без 2015 нче елның февралендә теләге булганнар өчен имтиханнар уздырачакбыз. Рус теле буенча алдагы елларның чыгарылыш укучылары өчен, география буенча фәнне 10 нчы сыйныфта укып тәмамлаучылар өчен. Норматив базада без барлык үзгәрешләрне керттек”, - диде ул.
Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы сүзләренә караганда, дәүләт имтиханнары БДИ үткәрү пунктларында оештырыла. “Безгә махсуслашкан (бәйсез) үзәкләрдә БДИны тапшыру буенча ихтыяҗның нинди булуын аңларга кирәк”, - дип билгеләп узды Кравцов.
“Мондый үзәкләр мәгариф сыйфаты системасы эшләсен өчен кирәк. Мондый дүрт үзәкне булдырдык инде, алга таба бу эш дәвам иттереләчәк”, - дип өстәде ведомство башлыгы, һәм мондый махсуслашкан үзәкләр укучыларның ата-аналарына теге яки бу мәктәптә белем бирү дәрәҗәсен бәяләү мөмкинлеген бирергә тиешлеген ассызыклады. («Татар-информ»)

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования