Вернуться к обычному виду

Мәктәпләрдә чыгарылыш иншасын үткәрү һәм яңадан язу вакыты билгеле булды

 

Мәктәпләрдә чыгарылыш иншасын үткәрү һәм яңадан язу вакыты билгеле булды

Укучылар чыгарылыш иншасын декабрьнең беренче чәршәмбесендә язачак, ә яңадан – февральнең беренче чәршәмбесендә.
Мәктәпләрдә укучылар чыгарылыш иншасын декабрьнең беренче чәршәмбесендә язачак. Бу хакта Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең белем сыйфатын бәяләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Каврева белдерде, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
“Иншаны язу вакыты декабрьнең беренче чәршәмбесенә билгеләнгән, ә яңадан язу – февральнең беренче чәршәмбесенә, - диде Каврева. - Яңадан тапшыру мөмкинлеге булырга тиешлеген аңлыйбыз, ул көнне имтиханга килә алмаган балалар, узган елны мәктәпне тәмамлаучылар да булырга мөмкин”, - диде ул. («Татар-информ»)

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования