Вернуться к обычному виду

“Нижнекамскшина” – РФ дә экология буенча иң яхшылар арасында

 
25.09.2014

“Нижнекамскшина” – РФ дә экология буенча иң яхшылар арасында

Предприятие “Россиянең 100 иң яхшы предприятиеләре һәм оешмалары” бөтенроссия конкурсында билгеләнгән
“Нижнекамскшина” ААҖ “Россиянең 100 иң яхшы предприятиеләре һәм оешмалары” бөтенроссия конкурсында иң яхшы предприятие дип танылган.
“Инновацияләр һәм үсеш” халыкара форумы кысаларында конкурска нәтиҗә ясалды. Форумның эксперт советы “Нижнекамскшина” ААҖ ен “Экология һәм табигатьне саклау эшчәнлеге өлкәсендә иң яхшы предприятие” номинациясендә җиңүче итеп таныды. “Нижнекамскшина” ААҖ ндә экологиягә начар йогынтыны киметүгә юнәлдерелгән әйләнә-тирә мохитне саклау буенча программа гамәлгә куела. Предприятие тарафыннан производствоны модернизацияләү экологик вәзгыятьне яхшыртуга, табигый ресурсларны рациональ куллануга, калдыклар чыгару нормасын үтәүгә китерә. («Татар-информ»)

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования