Вернуться к обычному виду

Үзебезнеке үзебезгә җитәр шикелле

 
26.09.2014

Үзебезнеке үзебезгә җитәр шикелле

Украина белән ике арадагы мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә, Россиягә карата кулланыла торган санкцияләрнең бер файдасы булды: илебез халкын үзебездә җитештерелә торган азык-төлек белән тәэмин итүгә Мәскәү югарылыгыннан игътибар юнәлдерелде. Һәм моңа илнең барлык төбәкләре, шул исәптән безнең Татарстан һәм Түбән Кама да эш белән җавап бирергә кереште. Түбән Кама депутатларының районыбыз хуҗалыкларында йөреп, андагы эш барышы белән танышулары шул хакта сөйли.
Депутатларның районга чыгулары – бүгенге көндә авыл эшчәннәре түбәнкамалыларны ит, сөт, яшелчә һәм икмәк белән тулысынча тәэмин итәргә әзерләр, дигән нәтиҗәгә китергән. Муниципалитет җитәкчелегенең бурычы – авыл хезмәтчәннәре җитештергән продукцияне сатуда ярдәм итү, ә аның өчен, иң элек, өстәмә рәвештә сәүдә урыннары булдыру зарур. Чөнки бу мәсьәләдә сәүдә үзәкләре җитәкчеләре тәкъдим итә торган шартлар авыл кешесе өчен финанс ягыннан отышлы түгел.
Депутатлар, беренче чиратта, “Бәхетле-Агро”ның Афанас җирлегендә урнашкан терлекчелек комплексына тукталдылар.
– Компллекстагы 800 баш сыерның 90 проценты – сөтне күп бирә торган “голштин” токымлы. Һәр сыердан 15 литр сөт савыла. Бу узган елгыдан 1,5 литрга күбрәк, – дип сөйләп торды “Бәхетле-Агро” директорының терлекчелек буенча урынбасары Илдус Сафин. – Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, көн саен бер тоннага артыграк сөт тапшырабыз.
Бу хуҗалык терлек азыгын да җитәрлек күләмдә туплап өлгергән. Ә токымлы терлек үрчетүче әлеге хуҗалыкта, районның төрле авылларыннан йөреп, барлыгы 45 кеше эшли. Аларны эшкә вахта автобусы ташый.
Украинаның Луганск өлкәсеннән күчеп килергә мәҗбүр булган Семеновлар гаиләсе “Бәхетле-Агро”га эшкә урнашкач, кадрлар мәсьәләсендәге кытлыкка чик куелган. Бу гаиләдәгеләр (Татьяна Константиновна үзе һәм аның өч кызы) бозау караучы һәм сыер савучылар булып эшлиләр. Хуҗалык җитәкчелеге, яшәр өчен, аларга тулай торактан бар уңайлыклары булган урын биргән, җиһазлар, урын-җир өчен кирәк-ярак, көнкүреш техникасы белән дә булышкан, балаларын бакчага урнаштыруда да ярдәм иткән.
Илдус Сафин фикеренчә, республика һәм ил җитәкчелегенең бүгенге көндә авылдагы яшьләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтүе зарур: беренче чиратта, аларны уңайлы яшәү урыны белән тәэмин итү һәм авылдагы социаль инфраструктураны үстерү сорала. Бу хуҗалыкта эшләүчегә аена 20-30 мең сум хезмәт хакы түләнсә дә, Афанас яшьләре авылда калмый, шәһәргә китү ягын карыйлар. Кайсыларынадыр биредәге эш графигы ошамый. Сыер савучыларны гына алсак та, иртә таңнан эшкә киләләр, көндез өйләренә кайталар да, кичкә тагын – фермага. Өйдә тормагач, балаларын күрмиләр дә диярлек.
Депутатлар арасында сыер савучылар эшен сменалап оештыруны тәкъдим итүчеләр дә булды. Әмма, белгеләр уенча, ул чагында хезмәт хакы бик нык кимеячәк. Каяндыр алып түләргә мөмкинлек юк. Хуҗалык үзе дә бит дәүләттән өстәмә рәвештә бирелә торган субсидиягә мохтаҗ. Токымлы бозаулар сатуда югары күрсәткечләр өчен вәгъдә ителгән 1 миллион сумны үзләре дә түземсезлек белән көтәләр. Ул акча керсә, җайланмаларны ремонтларга, яңа техника сатып алырга, терлек өчен азык-төлек, микроэлементлар алырга хыялланалар. Сөтне, 1 литрын 18 сум 72 тиеннән, Тольяттидагы “Данон” фирмасына озаталар. Сөтнең үзкыйммәте 14 сум икәнен исәпкә алсак, хуҗалыктагылар аны 25 сумга сатарга телиләр, әмма...
Депутатларның, муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина җитәкчелегендәге эшче төркеме райондагы фермер хуҗалыкларында да булды. Шуларның берсе – Яңа Минкәдәге Вәлиуллиннар. Рәхимҗан һәм аның хатыны Зинаида гомер буе терлек асраганнар, терлек симерткәннәр. Хәзерге вакытта олы кызлары Эльвира, үзенең ире Евгений белән, күркә һәм дуңгыз асрау белән шөгыльләнәләр. Төпчекләре Венера кырчылыкны сайлаган. Җәй буе авылда яшәп, бабасына фермадагы эшләрдә булышкан оныклары да мәктәптән соң авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәр сайларга, ә аның өчен, башта әле вузда укырга җыена...
Вәлиулиннар үз гаилә фермаларын 2012 елда төзегәннәр. Бүгенге көндә фермада – сыер, күркә, ат, сарык, дуңгыз һәм Мөслим районыннан сатып алып кайткан “герефорд” токымлы бозаулар үрчетәләр. Быел 11 гектар җирдә күпьеллык үлән чәчкәннәр, киләсе елга аның мәйданын 31 гектарга җиткерергә ниятлиләр. Алга таба саламны да үзләре әзерләргә телиләр. Ә алдагы кышта терлекләргә ашату өчен, төргәкләнгән салам сатып алганнар. 
Фермерлардан, Каенлыдан Зинаида Пызыкова – бозаулар симертүне, ә Тобадан Әлнур Һадиуллин – казлар үстерүне, Кызыл Чапчактан Марат Афзалов терлекчелекнең сөтчелек тармагын сайлаганнар. Ә алар шикелле уңганнар районыбызда аз түгел. 
Владимир Аппаков җиткәчлегендәге “Земляки” крестьян хуҗалыгы яшелчә һәм бәрәңге үстерү белән генә чикләнми, сортларны яңартуга да аерым игътибар бирә. Быел әле биредә Япон тормасы дайкон да үстергәннәр: кабыгы – ак, ә эче кызыл төстәге ул яшелчә тәме буенча редиска охшаган.
Депутатлар белән очрашуда фермерлар үзләрен борчыган бик күп мәсьәләләрне күтәрделәр: эшләр өчен кадрлар җитмәү; бәяләр билгеләүдә гаделлек урнаштыру зарурлыгы; Түбән Камада фермерлар җитештергән азык-төлек, ит һәм сөт сату өчен мини-базар төзү.
Авыл эшчәннәренең барлык тәкъдимнәре дә игътибарга алыначак һәм Түбән Кама шәәһр-район депутатларының азык-төлек иминлегенә, кече, урта эшмәкәрлекне үстерүгә кагылышы мәсьәләләр тикшереләчәк сессиясендә каралачак. «Туган як». 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования