Вернуться к обычному виду

Корбан бәйрәмендә – телемарафон

 
29.09.2014

Корбан бәйрәмендә – телемарафон

4 октябрь көнне мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне кояш 6 сәгать 51 минутта чыга. Бәйрәм намазы 7 сәгать 20 минутка билгеләнгән. "Яңа гасыр" каналыннан 4 октябрьдә иртән гает бәйрәмен карарга мөмкин булачак. Кол Шәриф мәчетендәге бәйрәм чарасы “Яңа гасыр” каналыннан сәгать 8.00 дә күрсәтелә башлый.

Соңгы елларда дини тормышыбызда шактый җанлылык хөкем сөрә дисәк тә, ялгыш булмас. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан төрледән-төрле социаль проектлар, дини чаралар оештырылып килә. "Сөючеләр фида кыла” телемарафоны да томышыбызда урын табып күркәм, изге гадәткә әверелә бара.

4 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан "Сөючеләр фида кыла" телемарафоны оештыра. Әлеге хәйрия телемарафоны 4 октябрьдә көне буе дәвам итәчәк.

“Марафонда катнашу өчен 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон хисабыннан инвалид ятим балалар өчен тернәкләндерү үзәге хисабына 45 сумга якын акча алыначак (төгәл сумма операторга бәйле). Садака бирергә теләвегезне раслауны сорап, җавап SMS киләчәк. Бу бик мөһим: раслаусыз акчаларыгыз балаларга барып җитмәячәк. Әгәр сез зуррак сумманы күчерергә теләсәгез, "ЗАКЯТ" сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, күчерергә теләгән суммагызны языгыз. Иң мөһиме – аны расларга онытмагыз. Шулай итеп, 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзе белән SMS яки "ЗАКЯТ" + буш ара (пробел) һәм сез күчерергә теләгән сумманы язып SMS җибәрергә кирәк”,- ди Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров.

Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел үткәрелгән телемарофоннан соң Теләче районында ике бина алынды, үзәкне оештыру эшләре җайга салынды. Хәзерге вакытта биналарны әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерү сорала. Биналарга ремонт ясарга, авыру балалар өчен махсус медицина җиһазлары алырга, үзәкнең тирә-юнендәге җирлекне тәртипкә китерергә, шулай ук балаларны кирәкле урыннарга йөртү өчен микроавтобус алырга кирәк. («intertat.ru»)

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования