Вернуться к обычному виду

1-5 октябрьдә Татарстан Республикасында һава торышы шартлары сизелерлек начарлану һәм температура төшү фаразлана

 
30.09.2014

1-5 октябрьдә Татарстан Республикасында һава торышы шартлары сизелерлек начарлану һәм температура төшү фаразлана

Скандинавиядән Урал итәгенә югары циклон чыгу сәбәпле, 1-5 октябрьдә Татарстан Республикасында һава торышы шартлары сизелерлек начарлану һәм температура төшү фаразлана.
Вакыты белән явым-төшем көтелә: 1 октябрьдә яңгыр, 2-3 октябрьдә яңгыр һәм юеш кар рәвешендә. Температура көндез 3-8 градус җылы булса, төнлә 2 градуска кадәр төшәчәк.
Төньяк-көнбатыштан искән җил көчәйгәндә секундына 13-18 метрга җитәчәк. 
Башлангыч фаразлар буенча, 4-5 октябрьдә республика территориясендә һава торышы сизелерлек үзгәрми, явым-төшемле салкын һава саклана, дип хәбәр итә буген Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования