Вернуться к обычному виду

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру

 
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру 30.09.2014

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру

2014 нче елның 24 нче сентябрендә Түбән Кама шәһәренең ГХАТ идарәсендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды.
14 ел элек беренче документ – туу турында таныклык алган Россия гражданинына ГХАТ идарәсендә паспорт тапшыру традициягә керде.
Тантаналы чараны үткәрүнең максаты Ватаныбызга, аның тарихына, мәдәниятенә, традицияләренә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү.
ГХАТ идарәсе бусагасын атлап кергән мәктәп укучылары һәм аларның әти- әниләре дулкынлану хисләре кичерделәр, чөнки аларга бүген иң төп документ – Россия паспорты алырга туры киләчәк.
Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре буенча Россия УФМСның 1 нче бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шахпазова балаларга паспорт һәр гражданның төп документы булуы турында сөйләде. Бу көнне ул Түбән Кама шәһәре мәктәпләренең ун укучысына Россия паспорты тапшырды.
“Татарстан Республикасы Идел буе Федераль округы кадет корпусы” ГБОУ кадетлары “Мин – Россия гражданы” җыры белән чыгыш ясады.
Россия Федерациясе гимны, оештыручыларның сәламләү сүзләре, Ватаныбыз турында шигырьләр залда утыручы һәрбер кешенең күңеленә үтеп керде. Яңа паспорт ияләре, бөек илебез - Россиядә яшәүләре белән горурлык хисләре кичерделәр.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования