Вернуться к обычному виду

Татарстанда 2,8 млн тонна ашлык суктырылган

 
04.09.2014

Татарстанда 2,8 млн тонна ашлык суктырылган

Татарстанда 2,8 млн тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 22,3 центнер тәшкил итә. 1 млн 259,6 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

Спас, Тәтеш, Яшел Үзән районнарында (барлык мәйданнарның 88 проценты җыелган), Кама Тамагы, Актаныш (87шәр), Алексеевск (85) һәм республиканың башка районнарында төп кыр эшләре тәмамлану алдында. Шул ук вакытта Менделеевск, Чирмешән, Тукай, Саба, Чистай, Әгерҗе, Мамадыш, Түбән Кама, Кукмара һәм Арча районнарында барлык мәйданнарның нибары 51-75 проценты гына суктырылган.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования