Вернуться к обычному виду

Хәерле сәгатьтә

 
02.09.2014

Хәерле сәгатьтә

Ничә көн әле туктап, әле көчәеп яуды да, яуды яңгыр. Иртәгә 1 сентябрь дигән көнне дә күкне болытлар каплагач, балаларга бәйрәм күңелле булмас инде дип хафаланган идем. Ә 1 сентябрь иртәсендә яктырып чыккан кояшка күз салуга, үзем дә бала-чагалардай сөендем.

1 сентябрь – балачакның иң истәлекле көннәреннән берсе бит. Әнә, әле кичә генә футболка, шортыдан туп типкән малайлар бүген җитдиләнеп киткәннәр. Өсләрендә өр яңа костюм-чалбар, ап-ак күлмәк, кулларында чәчәк бәйләме. Үзләре дә чәчәк кебек матур кызларның кулларындагы чәчкәләргә күз салгач, балачак хатирәләре яңарып, күңел беразга гына моңсуланып ала. Әле кайчан гына шулай чәчәкләр тотып мәктәпкә барган кебек иде бит! Тик шул мизгелдә урам тулы бала-чагаларның елмаюлы күз карашларын күрүгә, моңсу хатирәләр таралып юкка чыга.

Белем көнендә җәй буе күрмәгән классташларын, май ахырында мәңге сагынмас кебек тоелган укытучы апаларын сагынып килә балалар мәктәпкә. Мәктәпләр дә кунакларны каршы алырга җентекләп җыенган. Тирә-як чип-чиста, класслардагы парталар буялган, бар җирдә чисталык, тәртип.

Белем бәйрәмендә шәһәребездәге Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиягә барасым килде. Ник дигәндә, бу гимназия татар телебезне саклап калу, үстерү юнәлешендә армый-талмый эшләүче уку йортларыбызның берсе, иң нәтиҗәлесе дияр идем. Белмәгән кешегә дә 1нче гимназияне табу кыен түгел, чөнки тирә-якка җанга якын татар моңы агыла.

Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназияне узган уку елында 16 укучы тәмамлаган, шуның 80 проценты укуларын дәвам итеп, югары уку йортларына кергән. Бу бик яхшы күрсәткеч! Быел гимназия ишекләрен беренче мәртәбә 50 бала ачып керәчәк. Укытучылар коллективы дус, тату. Инде ничә ел үзара тәҗрибә уртаклашып, ярдәмләшеп яшиләр. Эштән китүчеләр юк. Барысы да теләк белән, чын күңелдән балаларга белем бирү өчен тырыша.

Гимназиянең беренче этажында сәнгать үзәге эшли. Монда шәһәребездә генә түгел, Татарстанда да танылу алган “Тамчылар” бию ансамбле эшләп килә. Гимназиянең генә түгел, башка мәктәпләрдән дә теләгән һәр укучы сәнгать үзәгенә дә йөри ала.

Белем көненә багышланган тантаналы линейканы ачып, гимназия директоры Әлфия Әхмәтҗанова килгән кунакларны, укучыларны, аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлады. Уку алдынгыларына мактау кәгазьләре тапшырганда, алар арасында малайларның күбрәк булуына чын күңелдән сокланып куйдым. Менә татарның киләчәге, тоткасы булырдай егетләребез безнең!

Линейканы гимназиянең үз талантлары җыр, биюләр белән аралаштырып алып барды.

Менә сүз беренче класс укучыларына бирелде. Аларны тыңлаганда әти-әниләре балалардан ким дулкынланмадылар бугай. Белем иленең символик ачкычын тотып, беренчеләр тырышып укырга сүз бирделәр.

Менә беренче дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады. Бер-бер артлы балалар гимназиягә, белем дөньясына, яңадан - яңа уңышларга ирешергә, тагын да күбрәк белергә дип яңа уку елының беренче дәресенә кереп киттеләр. Аларны озатып калган ата-аналар, кунаклар “хәерле сәгатьтә булсын” дип изге теләкләрен теләп калдылар...

Ак юл сезгә, кадерле балалар! Бүгенге җәмгыятебезгә тирән белемле һәм шул ук вакытта игелекле, кече күңелле, ярдәмчел татар җанлы яшьләр кирәк. Киләчәкнең нинди булуы - сезнең кулларда! («Туган як»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования