Вернуться к обычному виду

Киләсе ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы буларак игълан ителергә мөмкин

 
28.08.2014

Киләсе ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы буларак игълан ителергә мөмкин

Киләсе елда Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башлап җибәрергә җыеналар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казаньоргсинтез" эшчеләре белән очрашу вакытында хәбәр итте.

Президент ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә Казанда Горький исемендәге парк, Җиңү паркы, Химиклар мәдәният йорты янындагы парк, Урицкий исемендәге парк төзекләндерелә. "Киләсе елны парклар һәм скверлар елы итеп игълан итәргә телибез", - дип белдерде республика башлыгы.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования