Вернуться к обычному виду

Балаларга ярдәм иттек

 
Балаларга ярдәм иттек 29.08.2014

Балаларга ярдәм иттек

Республикабызда игълан ителгән “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясенә кушылып, менә өченче ел рәттән инде «Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге балаларга күңелле бәйрәм әзерли.

Эшмәкәрләр: Булат Мотыйгуллин, Айзат Нәбиев, Алмаз Сәгъдиев һәм Айнур Даһизов – аз керемле гаиләдән булган балаларны сөендереп, аларга мәктәп кирәк-яраклары алып бирә. Менә быел да, матур традициягә тугры калып, алар 20 балага ярдәм кулы суздылар. Алай гына түгел, бу көн балалар күңелендә якты хатирә булып калырлык итеп “Веста” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә бәйрәм оештырдык.

“Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Тҗитәкчелеге исеменнән балаларны уку елы башлану белән котлап, аларның яхшы билгеләргә генә укуларын һәм мәктәптә үзләренә яңа дуслар табуларын теләдек.

Мавыктыргыч концерт номерлары, кызыклы уеннар белән үрелеп барган бәйрәм программасы ахырында балаларга мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр тапшырдык. Сабыйлар бүләкләргә һәм бәйрәмгә шатландылар, аларга бүләкләрнең ошавы чөенечле йөзләреннән күрергә була иде. Балалардан да ныграк куанган әти-әниләр бәйрәмне оештыручы “Татарстан –яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Аларның теләкләренә кушылып, бу яшь эшмәкәрләргә без дә зур уңышлар теләп, һәрчак шулай ярдәмчел, кече күңелле, шәфкатьле булуларын телибезз. («Туган як»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования