Вернуться к обычному виду

2014 елның 30 августында «Яшел Россия» экология өмәсе үткәрелә

 
16.08.2014

2014 елның 30 августында «Яшел Россия» экология өмәсе үткәрелә

2014 елның 30 августында Россия Федерациясе территориясендә “Яшел Россия” экология өмәсе үткәрелә. Чараның максаты булып шәһәр һәм төбәкләрнең экологик торышын яхшырту тора. Акциядә Россиянең 83 регионындагы җәмәгать оешмалары һәм хәрәкәтләреннән, эре, кече һәм урта бизнестан вәкилләр, әйләнә-тирәлек пычрануга битараф булмаучылар катнашыр дип көтелә. Аны Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм Россия табигать күзәтчелеге ярдәмендә “Яшел Россия” җәмәгать хәрәкәте үткәрә. Татарстанда акция барлык шәһәр һәм районнарда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан буенча Россия табигать күзәтчелеге ярдәмендә үткәрелә.

“Яшел Россия” экология өмәсен әзерләп үткәрү кысаларында шундый конкурслар үткәреләчәк:
– экологик флешмоб;
– өмәне үткәрүнең иң яхшы төбәк программасы;
– акцияне әзерләп үткәрүне төбәкнең хәбәр чараларында иң актив һәм кызыклы яктырту;
– иң актив катнашу (төбәкләр буенча);
– иң күмәк катнашу (предприятиеләр буенча);
– өмәдә балалар җырын иң яхшы башкару (соло һәм хор).

Тулырак белешмәләр genyborka.ru сайтында.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования