Вернуться к обычному виду

ТР Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан агитация үткәрү өчен бушлай эфир вакыты бүленә

 
13.08.2014

ТР Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан агитация үткәрү өчен бушлай эфир вакыты бүленә

Хәзерге минутларда Казанда республиканың Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан, 8 партия һәм бер мандатлы округлардан сайланучы 200 дән артык кандидат өчен бушлай эфир вакытын билгеләү буенча җирәбә уздырыла, дип яза "Татар-информ".

Булачак депутатлар һәм партия вәкилләренә бушлай эфир вакытын “Татарстан” ДТРК һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ААҖ ММЧлары тәкъдим итә.

“Татарстан” ДТРК генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов хәбәр иткәнчә, әлеге мәгълүмат чарасы берничә мәйданда агитация эшләре алып барачак. Бу — “Татарстан” радиосы, “Россия-24” һәм “Россия-1” телеканаллары. Радио һәм “Россия-1” телеканалында бушлай эфир вакыты 570әр минут, ә “Россия-24” телеканалында исә 306 минутны тәшкил итә. Бу вакыт аралыгын һәм агитация чыгышларын кайчан, кайсы вакытта халыкка җиткерүне закон чыгару органнары билгели. Әлеге эфир вакытының яртысы — партия, ә яртысы бер мандатлы округлардан сайланучы кандидатларга бүлеп бирелә. “Россия-1” телеканалында иртәнге 9 дан 10 га, “Россия-24” телеканалында иртәнге 10 нан 11гә, ә “ Татарстан” радиосында исә 13.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр бушлай эфир вакыты бүленә.

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе һәм “Болгар” радиосы да кандидатларга бушлай эфир вакыты бүлеп бирәчәк. Кандидатлар бу эфир вакытын берничә өлешкә бүлеп кулланачак. Партияләр атнаның сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә, ә бер мандатлы округтан булган кандидатлар исә дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә бушлай эфир вакытыннан файдалана алачагы хакында әйтеп китте “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе”нең коммерция буенча директоры Марина Коновалова.

Җирәбә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә уза. Җирәбә белән эфир вакытын билгеләгәннән соң, үзәкнең холлында ММЧ вәкилләре белән килешү төзергә мөмкин. Монда махсус хезмәткәрләр эшли. Әгәр дә кандидат, бушлай эфир вакытын билгеләү җирәбәсенә килми икән, аның өчен моны Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре башкара.

Моннан тыш, ТР Дәүләт Советына сайланучылар өчен түләүле эфир вакытыннан файдалану мөмкинлеге дә бар. Мондый эфир вакытын куллану буенча җирәбә иртәгә, 14 нче август көнне, санап кителгән ММЧлар территориясендә үткәреләчәк. Агитация кампанияләре исә, 16нчы август көнне башланып китә.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования