Вернуться к обычному виду

Медведев телләр турындагы закон проектын яңадан карау турындагы тәкъдимне хуплады

 
Медведев телләр турындагы закон проектын яңадан карау турындагы тәкъдимне хуплады 13.08.2014

Медведев телләр турындагы закон проектын яңадан карау турындагы тәкъдимне хуплады

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев “Россия халыклары телләре турында”гы законга үзгәрешләр кертү каралган закон проектын өстәмә анализлау ихтыяҗы белән килеште.

“Машук” Төньяк Кавказ яшьләр форумында катнашучыларның берсе Медведевка Төньяк Осетиядә бу үзгәрешләрне кабул итүгә каршы имза җыялар, дип сөйләгән.

Төньяк Осетиядән килгән егет, яңа закон проекты Россия халыклары телләреннән туган телне ирекле сайлау принцибын күз алдында тота, дип белдерде. Аның фикеренә караганда, бу БДИ шартларында ата-аналар рус телен туган тел дип белдерә, чөнки бу аны тирәнтен өйрәнүне аңлата. “Бу Россия халыклары телләрен турыдан-туры куркыныч астына куя”, - дип саный Төньяк Осетия вәкиле.

РФ Премьер-министры фикеренә караганда, әгәр мондый сорау куела икән, димәк ул тирәнтен өйрәнүне таләп итә. 

“Әгәр безнең илнең төрле телләре язмышы өчен борчылучылар бар икән, бу закон проектын тагын бер тапкыр өйрәнү зарур, ул аларның үсешенә зыян китермәскә тиеш”, - дип ассызыклады ул, дип хәбәр итә РИА «Новости».("Татар-информ")


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования