Вернуться к обычному виду

Татарстанда урып-җыю эшләрен 5 нче сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр

 
Татарстанда урып-җыю эшләрен 5 нче сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр 13.08.2014

Татарстанда урып-җыю эшләрен 5 нче сентябрьгә тәмамларга ниятлиләр

Татарстан басуларыннан быел 3 мең тонна бөртек суктырып алырга ниятлиләр. Урып-җыю эшләрен исә, 5 нче сентябрьдә төгәлләргә планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр итте. 

Аның сүзләренчә, урып-җыю эшләрен инде 30 нчы августка төгәлләргә планлаштырган булганнар, әмма кайбер районнарда явым-төшемнәр булу сәбәпле, әлеге срок 5 нче сентябрьгә кадәр озайтылган. 

Бөртекле культураларның гомуми уңышы исә, 3,1-3,2 миллион тонна булыр дип көтелә.("Татар-информ")


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования