Вернуться к обычному виду

KAMA EURO Racing Team: Бөгелмә шәһәрендә җыелган бүләкләр уңышы.

 
13.08.2014

KAMA EURO Racing Team: Бөгелмә шәһәрендә җыелган бүләкләр уңышы.

Узган ял көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә автокросс буенча Россия Чемпионатының чираттагы этабы булып узды. “Кама Евро” командасы пилотлары («Автокросс» яшьләр үзәге каршында) берничә дивизионда күп кенә бүләкләргә лаек булдылар.

Балалар арасындагы бәйгеләр һәрчак гаять мавыктыргыч була. Һәм хис-тойгыларын вакытында өзеп, салкын йөрәк һәм аек акыл белән эш итүче генә җиңү яулый ала. Бу юлы да мини-багги машиналарын йөртүчеләр арасында чын-чынлап кызу ярыш башланып китте. Әлеге ярышта Рөстәм Фәтхетдинов җиңеп чыкты.

“Ока” автомобилендәге яшүсмерләр – пилотларның тагын бер алдынгы төре. Болар инде - әзер спортсменнар, дип әйтергә була: аларның тәҗрибәләре бар һәм алар инде хисләрен йөгәндә тота беләләр. «Д2-юниор» дивизионында Кама Евро пилотларына тиңнәр булмады: Староверов Слава һәм Голованов Сергей машина йөртүнең югары дәрәҗәсен күрсәтеп, 1 һәм 2 урыннарга лаек булдылар.

«Д1» дип аталган иң зур егәрле автомобильләрнең дивизионын бу юлы үзенә Айдар Нуриев буйсындырды. Шулай ук безнең команда өчен чыгыш ясаган Усов Игорь әлеге класста 3 урынны алды.

Һәм инде, ниһаять, гадәттәгечә иң яраткан “Лада” классында Гайнуллин Альбертка тиңнәр табылмады: ул ярышта беренчелекне алып, Бөгелмә муниципаль берәмлеге Башлыгының бүләгенә лаек булды. Икенче урында – шулай ук Кама Евро өчен узышкан Гайнетдинов Булат.

Әйтергә кирәк, Бөгелмәдәге узышлар – республика күләмендә үткәрелә торган автокросс буенча шундый зур масштаблы бердәнбер ярышлар. Оештыручылар ел саен, катнашучыларга уңай шартлар тудыру өчен, барлык көчләрен куеп эшлиләр. Кама Евро командасы, көченнән килгәнчә, бәйгене әзерләүдә булышлык күрсәтеп, җиңүчеләргә үз бүләкләрен дә әзерләп алып килә. Команда вәкилләре балалар һәм яшүсмерләрнең әлеге ярышларда катнашуның мөһимлеген аеруча ассызыклый. Чөнки автокроссның киләчәге нәкъ менә алардан тора. Өлкән пилотларның ни рәвешле чыгыш ясаулары һәм аларның тәҗрибәсен үзләренә сеңдерү – яшь узышчыларның спортсмен буларак формалашуында бик зур роль уйный.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования