Вернуться к обычному виду

“Бердәм Россия” Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда бюллетеньда беренче булачак

 
12.08.2014

“Бердәм Россия” Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда бюллетеньда беренче булачак

БердәмРоссияпартиясенеңТатарстантөбәкбүлеге 14 сентябрьдәузачак V чакырылышТатарстанпарламентынадепутатларсайлауларындатавышбирүбюллетенындаберенчебулачак.


Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясендә җирәбә салып тавыш бирү документында партия исемен һәм эмблемасын урнаштыру урыны билгеләнде, дип яза "Татар-информ".

Республика парламентына депутатлыкка кандидатлар исемлеге ТР ҮСКдә теркәлү узган партия вәкилләре, чират буенча кәгазь битенә 1-8 номерлары язылып салынган конверт алды.

Җирәбә салу нәтиҗәләре буенча, бюллетеньда беренче урынны “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге билиячәк, икенче - “Яблоко”, өченче – “Гадел Россия”, дүртенче - “Родная партия”, бишенче – Россия либераль-демократик партия, алтынчы - РФ Коммунистлар партиясе, җиденче – “Родина”, сигезенче – Россия коммунистлары.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин партиянең төбәк бүлеге вәкилләренә уңышлар теләде. “Бюллетеньда урын мөһим түгел, дип уйлыйм. Иң мөһиме – партия исеме, беренче затлар исем-фамилиясе һәм алар башкарган эш”, - дип билгеләп үтте ул.

Җирәбә салу чарасы тәмамлангач, беркетмә имзаланды. Бюллетень формасы һәм тексты 14 августта кабул ителәчәк. (intertat.ru)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования