Вернуться к обычному виду

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда азык-төлек продуктлары бәяләренә мониторинг кертү турында игълан итте

 
12.08.2014

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда азык-төлек продуктлары бәяләренә мониторинг кертү турында игълан итте

«Бүген безнең өчен иң мөһиме – бәяләрнең артуын һәм кибет киштәләрендә азык-төлекнең юкка чыгуын булдырмау», - диде республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан, Россия төбәкләренең берсе буларак, үз-үзен ит, сөт, яшелчә белән тәэмин итә ала, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Авыл хуҗалыгында республика шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, гаилә фермаларын булдыру юнәлешен алды.

«Бу, бигрәк тә, халыкның эш белән тәэмин ителешенә ярдәм, авыл кешеләренә табыш алу мөмкинлеге бирү, шулай ук авылны саклап калу да. Без авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә шартлар тудырырга тиеш», - диде Татарстан Президенты. Аның әйтүеннән күренгәнчә, сүз монда бизнес үстерү өчен авыл халкын кредитлар белән тәэмин итү, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен мөмкинлек тудыру турында бара.

(intertat.ru)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования