Вернуться к обычному виду

II Чечен кампаниясе башлануга багышланган митинг, фото день памяти

 
II Чечен кампаниясе башлануга багышланган митинг, фото день памяти 06.08.2014

II Чечен кампаниясе башлануга багышланган митинг, фото день памяти

5 август көнне Бәйнәлмиләл сугышчылар монументы янында II Чечен кампаниясе башлануга багышланган митинг узды.

Митингта шәһәр җитәкчеләре, БВс ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре, сәяси партияләр (“Бердәм Россия”), патриотик юнәлешле иҗтимагый оешмалар, студентлар, укучылар, шәһәрдәшләребез һәм сәнәгать оешмаларының коллективлары катнашты. «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «Татнефть-Нефтехим» идарә итү компаниясе ҖЧҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Танеко» ААҖ, «ТГК-16 Нижнекамская ТЭЦ» ААҖ, «Нижнекамская ТЭЦ», «Горэлектротранспорт» ДУП монумент каршына чәчәкләр куйдылар. Барлыгы 250 кеше катнашты.

Чыгыш белән түбәндәгеләр катнашты:
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе – Китанов Григорий Леонидович.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары – Куприянова Татьяна Адиславовна.
Түбән Кама районы буенча Татарстан Республикасының Хәрби комиссариаты бүлеге рәисе җитәкчесе – Зеленин С.Г.
Түбән Кама муниципаль районы буенча ветераннар Советының патриотик тәрбия бирү комиссиясе вәкиле, сугыш хәрәкәтләре ветераны – Лучинок Н.В.
Сугыш хәрәкәтләре вакытында һәлак булган Шәмсетдинов Маратның әнисе – Гөлсем Галимҗан кызы.

Митинг катнашучылары “тынлык минуты” белән барлык һәлак булганнарны (21 кеше) искә алдылар.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования