Вернуться к обычному виду

Кандидатлар теркәлде

 
01.08.2014

Кандидатлар теркәлде

Түбән Кама шәһәренең территориаль (округ) сайлау комиссиясе 25 июльдә Татарстан Республикасы дәүләт советына депутатлыкка кандидатлар итеп түбәндәгеләрне теркәде.

Бер мандатлы 24нче Студентлар сайлау округыннан:

Вилданов Дамир Насыйр улы. 1954 елда туган, югары белемле, Түбән Камада яши, 2нче адвокат консультациясе мөдире, «Справедливая Россия» партиясе әгъзасы, хөкем ителмәгән. Депутатлыкка кандидат итеп «Справедливая Россия» партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан күрсәтелгән.

Бер мандатлы 25нче Бызов сайлау округыннан:

1. Әюпов Динар Хәмбәл улы. 1964 елда туган, югары белемле, Түбән Камада яши, «Эксперт Бизнес Центр» җәмгыяте директоры, Россия Федерациясе коммунистлар партиясе әгъзасы, хөкем ителмәгән. Депутлыкка кандидат итеп Россия Федерациясе коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан күрсәтелгән.

2. Нагуманов Игорь Әнвәр улы. 1977 елда туган, югары белемле, Казанда яши, «Нагуманов и Поверенные» җәмгыяте директоры, «Справедливая Россия» партиясе әгъзасы, ике мәртәбә хөкем ителгәне булган. Депутатлыкка кандидат итеп «Справедливая Россия» партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан күрсәтелгән.

* * *

Түбән Кама районының территориаль (округ) сайлау комиссиясе 25 июльдә бер мандатлы 26нчы Актүбә сайлау округыннан Татарстан Республикасы дәүләт советына депутатлыкка кандидатлар итеп түбәндәгеләрне теркәде:

1. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы. 1947 елда туган, югары белемле, Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, «Единая Россия» партиясе әгъзасы, хөкем ителмәгән. Депутлыкка кандидат итеп «Единая Россия» партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан күрсәтелгән.

2. Тураев Демьян Петрович. 1957 елда туган, югары белемле, Түбән Камадагы «Сервис-Строй» җәмгыяте директорының гомуми һәм юридик мәсьәләләр буенча урынбасары, «Справедливая Россия» партиясе әгъзасы, хөкем ителмәгән. Депутатлыкка кандидат итеп «Справедливая Россия» партиясенең Татарстан бүлеге тарафыннан күрсәтелгән. («Туган як»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования