Вернуться к обычному виду

KAMA EURO Racing Team: Россия Чемпионаты этабында 2 һәм 3 урыннар.

 
KAMA EURO Racing Team: Россия Чемпионаты этабында 2 һәм 3 урыннар. 06.08.2014

KAMA EURO Racing Team: Россия Чемпионаты этабында 2 һәм 3 урыннар.

Узган ял көннәрендә Свердловск өлкәсенең Арамиль шәһәрендә автокросс буенча Россия Чемпионатының чираттагы этабы булып узды.. “Кама Евро” командасы пилотлары («Автокросс» яшьләр үзәге каршында) Д3-спринт дивизионында 2 һәм 3 урыннарга лаек булдылар.

Тетенов Денис һәм Ведерников Михаил – уздырылган этапның каһарманнары. Д3-спринт дивизионында, яки икенче төрле “Зур багги” дип аталучылар арасында иң көчле машиналар чыгыш ясый. Әлеге титаннарның узышу трассасында ярышуын күзәтү – гаять кызыклы тамаша. Автокросс – автомобиль спорт төренең иң “урысчасы” дип әйтергә мөмкин. Аның фанатлары инде Советлар Союзы заманында оешты. Заманалар үзгәрә, бүген модага күбрәк кыйммәтле боҗра узышлары керә. Ләкин автокросска тугрылыклы булып калган спортчылар һәм җанатарлар игътибар белән Россия Чемпионатындагы кискен борылышларны күзәтә.

Арамильдәге трасса безнең пилотларны игелекле кабул итте. Ашкынулы һәм мавыктыргыч узыш нәтиҗәсендә Денис Тетенов этапта 2 урын алды, ә Михаил Ведерников, әйтергә кирәк, – бу машиналар классында былтыргы чемпион, – быел 3 урынга лаек булды.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования