Вернуться к обычному виду

«Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивале

 
«Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивале 04.08.2014

«Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивале

Балалар – безнең илебезнең киләчәге. Шуңа да әти-әни, дәүләт иҗтимагый балалар оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын үсеп килүче буынны гармонияле рәвештә тәрбияләүгә юнәлдеү – бик мөһим. «Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивале оештыручылары әлеге чараны балаларга һәм яшьләргә эстетик тәрбия бирүне алга сөрә торган иҗтимагый юнәлешле программа кысаларында югары сәнгать дәрәҗәсендә уздыра.

Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, координатор буларак, сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Җәй. Лагерь. Дуслык» лагерьара фестивалендә катнашуын тәэмин итте. «Заря» балаларны сәламәтләндерү лагере конкурсны оештыруда һәм үткәрүдә булышлык күрсәтте: лагерь җитәкчелеге татлы бүләкләр таратты. Фестивальнең һәр катнашучысы һәм җанатары “Баскин Роббинс” фирмасы тарафыннан бирелгән туңдырма, татлы мамык һәм эчемлекләр белән сыйланды. Фестивальнең хөрмәтле кунаклары: Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе рәисе – Р.М. Хөсәенов, лагерь директорлары, мәдәният идарәсе һәм музыка көллияте вәкилләре.

Нәтиҗәләр:

- 1нче урын өчен диплом, кубок һәм «Баскин Робинс» тарафыннан бирелгән сертификатлар белән «Заря» балаларны сәламәтләндерү лагере катнашучылары бүләкләнде,

- 2нче урын өчен диплом «Олимпиец» һәм «Юность» балаларны сәламәтләндерү лагерьлары өчен чыгыш ясаучыларга бирелде,

- 3нче урын өчен дипломны «Чайка» һәм «Кама» балаларны сәламәтләндерү лагерьлары балалары алды,

- «Иң дус һәм оешкан команда» номинациясендәге диплом «Зәңгәр Күл» балаларны сәламәтләндерү лагере балаларына тапшырылды.

Барлыгы фестивальдә 420 кеше катнашты (катнашучылар рәтендә – һәр лагерь тарафыннан 20 бала).


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования