Вернуться к обычному виду

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 2014 нче елның 2014 нче сабыена исем кушу тантанасы булып узды.

 
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 2014 нче елның 2014 нче сабыена исем кушу тантанасы булып узды. 04.08.2014

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 2014 нче елның 2014 нче сабыена исем кушу тантанасы булып узды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе 2014 нче елда туган 2014 нче сабыйга исем кушу тантанасы булып узды. Асулкаевлар гаиләсендә 4 июльдә дөньяга аваз салган кечкенә Инсафның тууына карата ГХАТ идарәсендә 2014 нче номерлы туу турында акт төзелгән. Гаиләдә икенче бала булып туган Инсафның әти-әнисен котлап Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Асулкаевларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, материаль тотрыклылык теләп истәлекле бүләк тапшырды. Исем кушу тантанасында Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Камадагы филиалы директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының фән һәм белем бирү комиссиясенең председатель урынбасары Ильсия Мезикова да катнашты. Ильсия ханым Асулкаевларга чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Кечкенә Инсафның әби-бабалары хөрмәтенә дә тантанада күп кенә матур теләкләр теләнде.

Агымдагы елның җиде ае нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2289 сабыйның тууы теркәлгән. Аараларында 16 пар игезәкләр дә бар.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования