Вернуться к обычному виду

Кышкы вакытка

 
Кышкы вакытка 31.07.2014

Кышкы вакытка

26 октябрьдән кышкы вакыт буенча яши башлаячакбыз, ягъни сәгать телләре бер сәгатькә артка күчереләчәк. Һәм шуннан соң инде язын-көзен сәгать телләрен әле алга, әле артка күчереп, башны катырмаячаклар.

Моңа кагылышлы законга президент Владимир Путин инде кул куйган.

Совет халкы 1930 елдан бер сәгатькә алгарак күчеп яши башлаган. Ә 1981 елда язын сәгать телләре тагын бер сәгатькә алга күчерелә, ә көзен – артка. Һәм алга таба да шулай дәвам итә. Соңыннан, галимнәр моны СССРны таркату өчен Америка тарафыннан безгә тагылган икътисадый һәм социаль диверсия дип бәяләгәннәр. Шул ук Америкада, электрны янга калдыру максатыннан, сәгать күчешен XIX гасырда ук кулланып караганнар, әмма нәтиҗәсе булмаган...

Илебез халкы утыз ел язгы-кышкы вакытта яшәгән-нән соң, 2011 елда сәгать телләрен ел саен күчерү туктатылды, җәйге вакытка күчкән килеш калдык. Россия пояс вакытыннан ике сәгатькә алдарак йөрде...

Кышкы һәм җәйге вакытка күчү икътисадый отышлы дип саналса да, халыкны ияләнгән тормыш ритмыннан чыгаруы, сәламәтлеккә начар тәэсире мәгълүм. Дөньядагы 130 илдә, шул исәптән, безнең түрәләр эшләргә өйрәнү өчен баргалап кайта торган Сингапурда һәм, шулай ук, Кытай, Япония, Көньяк Кореядә сәгать телләрен артка-алга күчерү чире белән авырмыйлар. («Туган як»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования