Вернуться к обычному виду

Дөньяны хатын-кызлар коткарачак

 
30.07.2014

Дөньяны хатын-кызлар коткарачак

Башта конгресска “Хатын-кызлар – кешелекнең стратегик ресурсы” дигән яңгыравыклы исем кушылган булса, бүген ул “Заманча дөньяда хатын-кызлар хәрәкәте” темасына үзгәртелде.

Татарстанда бөтен дөньядан эшлекле хатын-кызларны җыю – Россия белән чит илләр арасындагы элемтәләрне ныгыту бурычын тота. Конгресс Россия һәм Татарстанның хакимият органнары ярдәмендә “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары”, “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмалары һәм Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре ассоциациясе тарафыннан оештырыла. Халыкара җыенда төрле өлкәдә уңышлы эшчәнлек алып барган хатын-кызлар – эре компания топ-менеджерлары, депутатлар, дәүләт хакимияте органнары, фонд һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашачак. Бразилия, Кытай, Швеция, Бөекбритания, Иран, Алжир, гомумән, барлыгы 20ләп илдән, шулай ук БДБ илләреннән һәм Россиядән 600 кеше килер дип көтелә.

– Халыкара хатын-кызлар конгрессының максаты – Россиядәге һәм шулай ук безнең ил белән хезмәттәшлек иткән башка дәүләтләрдәге хатын-кызларны икътисад тармагын үстерү эшләренә җәлеп итү, гомерләрен эшкуарлыкка багышлаган хатын-кызларның идарәчелектәге тәҗрибәсен берләштерү, уңайлы инвестицион климат тудыру һәм мөһим проектларны тормышка ашыру өчен уртак көчләрне туплау, – дип сөйли “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, конгрессның оештыру комитеты рәистәше Лиана Сәетова.

Оештыручылар хәбәренчә, конгресс кысаларында дәүләт, төбәк һәм муниципаль идарәдә, халыкара һәм төбәкара эшлекле элемтәләрне үстерүдә, мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәләрендә хатын-кызның роленә багышланган секция утырышлары үткәреләчәк. “Түгәрәк өстәл”ләрдә “Россия халкының бердәмлеген ныгытуда хатын-кыз гражданлык инициативалары”, “Глобаль проблемаларны чишүдә хатын-кыз дипломатиясе” һәм, әлбәттә, “Гаилә һәм балачакны саклауда хатын-кызның роле” кебек темалар күтәреләчәк.

Әлеге сөйләшүләрдән соң меморандумнарга, килешү һәм беркетмәләргә кул куелыр дип нияләнелә. Конгресс узган көннәрдә Казанда “Татарстанның хатын-кыз эшкуарлыгы” күргәзмәсе эшләячәк. Кунакларга татар сәнгатькәрләре концерты, Казан Кремленә, борынгы Болгар шәһәрчегенә сәяхәт кылырга тәкъдим ителәчәк.

Халыкара җыен Татарстанның хатын-кызлар оешмалары белән башка төбәк һәм илләрнең шундый ук оешмалары арасында элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәр дип өметләнелә.

– Бүгенге үзгәрүчән дөньяда халыкның уй-теләкләрен җиткерүдә бигрәк тә иҗтимагый оешмаларның активлыгы таләп ителә. Хатын-кызлар оешмаларына да көн кадагына куелган мәсьәләләрне яңартыр вакыт, – дип ассызыклый булачак конгрессның оештыру комитеты рәистәше, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева. – Татарстанның хатын-кызлар хәрәкәте тарихы бер дистә ел белән генә исәпләнми. Безгә дә замана белән бергә атлау мөһим. Әлбәттә, хатын-кыз – гаилә, балачакны саклаучы, сугыш һәм җәбер-золымга каршы, әмма ул шулай ук социаль-икътисади үсеш яклы да. Хатын-кызлар, ир-атлар һәм балалар – без барыбыз да бу дөньяда тыныч тормышта яшәргә, үз урыныбызны табарга бертигез хокуклы. Менә шушы кыйммәтләргә куркыныч янаганда – дөньяда Россиягә каршы шашыну хөкем сөргән көннәрдә мондый җыеннарның әһәмияте аеруча арта. Без, хатын-кызлар, ир-атларга ярдәмгә килергә, берләшергә тиешбез. ("Intertat.ru")


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования