Вернуться к обычному виду

V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны теркәү өчен, документларны тапшыру төгәлләнә

 
30.07.2014

V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны теркәү өчен, документларны тапшыру төгәлләнә

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны һәм сәяси партияләрдән кандидатлар исемлеген теркәү өчен, документларны тапшыру төгәлләнә.

Депутат мандатына дәгъва кылучылар сәгать 18.00га кадәр ТР Үзәк сайлау комиссиясенә һәм республиканың округ сайлау комиссияләренә документларны тапшырырга тиеш. Соңыннан, кандидатларны теркәү яки нигезле рәвештә теркәүдән баш тарту турында карар кабул итү өчен, сайлау комиссияләренә 10 көн вакыт бирелә.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе V чакырылыш парламенты депутатларын сайлау буенча кампаниянең рәсми катнашучылары санын 9 нчы августтан да иртәрәк игълан итмәячәк.

Бүгенгә Татарстанда 11 сәяси партиядән кандидатлар исемлеге расланган, 4 республика кандидатлары исемлеге теркәлгән. 2014 нче елның 29 нчы июленә тәкъдим ителгән кандидатларның саны 500 кешедән арта, шул исәптән 300дән артыгы – бер мандатлы сайлау округларында, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте. («Татар-информ»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования