Вернуться к обычному виду

2 августта Бөтенроссия донорлар шимбәсе була

 
30.07.2014

2 августта Бөтенроссия донорлар шимбәсе була

Чараны үткәрү вакыты тиктомалдан билгеләнмәгән. Нәкъ менә җәйге чорда канның донор компонентлары җитмәү сизелә.

Бу акция кысаларындагы беренче чара 2009 елда уза. Ул вакытта бөтен ил буенча 10 мең кеше донор була. Хәзер “Донорлар шимбәсе” традицион рәвештә үтә.

Казанлыларны әлеге акциядә катнашырга чакыралар. Моның өчен 2 август көнне Республика кан үзәгенә (Җиңү проспекты, 85 йорт) килү кирәк. Донорларны иртәнге сигездән көндезге 1гә кадәр кабул итәчәкләр. Үзең белән паспорт алып килү зарур, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. ("Intertat.ru")


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования