Вернуться к обычному виду

ТР да дәүләт хезмәтенең кадрлар составы дәүләт системасы булдырыла

 
31.07.2014

ТР да дәүләт хезмәтенең кадрлар составы дәүләт системасы булдырыла

Кичә, 30 июльдә Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков “Татарстан Республикасы дәүләт гражданнар хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт кадрлар составының бердәм дәүләт системасы” Татарстан Республикасы бердәм дәүләт мәгълүмат системасы турында”гы Указны имзалады.
Указ республикада кадрлар сәяәстен гамәлгә кую барышында идарә итү карарларын кабул итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан имзаланды.

ТР Хөкүмәтенә дәүләт мәгълүмат системасы заказчысын билгеләү, 60 көн дәвамында аның турынлагы нигезләмәне раслау һәм файдалануга кертүне тәэмин итү йөкләнгән.

Документ буенча дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре кадрлар составы турындагы мәгълүматны 2014 елның 31 октябренә кадәр дәүләт мәгълүмат системасына кертергә тиеш.

Республика муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарына кадрлар эшендә бу системаны кулланырга тәкъдим итә. ("Татар-информ")


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования