Вернуться к обычному виду

Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 194,0 мең гектар мәйданда җыеп алынган

 
31.07.2014

Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 194,0 мең гектар мәйданда җыеп алынган

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, республика районнарында 103,5 мең гектарда – көзге бодай, 80,3 мең гектарда – арыш, 1,9 мең гектарда – арпа, 6,1 мең гектар мәйданда борчак суктырылган. Республика буенча 454,6 мең тонна ашлык җыеп алынган. Шуның 252,6 мең тоннасын – көзге бодай, 183,7 мең тоннасын – арыш, 4,0 тоннасын – арпа, 10,3 мең тоннасын борчак тәшкил итә.

Татарстан районнарында 223,6 мең гектар мәйданда берьеллык үләннәр җыеп алынган, бу фаразланган күләмнең 79 проценты дигән сүз. ("Intertat.ru")


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования