Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дигән Хәтер китабына керәчәк мәгълүматларны тулыландыру буенча актив эшкә кереште

 
25.07.2014

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дигән Хәтер китабына керәчәк мәгълүматларны тулыландыру буенча актив эшкә кереште

Түбән Кама мунициапаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәт өчен” дигән медаль белән бүләкләнгән гражданнарның списокларын тикшерү һәм тулыландыру буенча актив эшкә кереште. Аяусыз сугыш вакытында илебезнең кырларында, завод-фабрикаларында, үз-үзләрен аямыйча, армый-талмый хезмәт куйган әби-бабаларыбызның тормышларына бәйле төгәл һәм тулы мәгълүматлар “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дигән Хәтер Китабын бастырып чыгару өчен кирәк. Әлеге күләмле басманың дөнья күрүе бүгенге заман яшьләрендә патриотик рух, тарихи үткәнгә хөрмәт, әби-бабаларыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү өчен бик мөһим. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге зур һәм, һичшиксез, бик кирәкле эшне вакытында һәм югары сыйфатлы итеп тиз арада тәмамлар дип өметләнәбез.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования