Вернуться к обычному виду

Татарстанда эссе һава торышы көтелә

 
Татарстанда эссе һава торышы көтелә 29.07.2014

Татарстанда эссе һава торышы көтелә

Татарстанда эссе һава торышы көтелә. Бүген Россиянең үзәк төбәкләренең һава торышына тәэсир итүче көнбатыш циклон Татарстанда да һава торышын формалаштыра башлый. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикага көнбатыш циклон килү белән һава температурасы 26-31 градуска кадәр күтәреләчәк. И.Трущина ачыклык керткәнчә, һава торышы эссе була, ләкин аномаль түгел.

Татарстанда урыны белән яңгыр явуы, җилнең көчәюе һәм яшен булуы фаразлана.

Бу атнаның соңгы көннәрендә Татарстанның кайбер районарында бераз кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы югары - 26-31 градус була.

Аннары 1, 2, 3 нче августта термометр баганасы 24-29 градус тамгасына кадәр төшәчәк.

Бу көннәрдә төнлә шулай җылы була, һава температурасы 11 градустан 19 градуска кадәр күтәрелә, бу исә уңыш һәм бал җыю өчен уңайлы шарт булып тора.("Татар-информ")

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования