Вернуться к обычному виду

Татарстанның инновацион үсеше югары бәяләнде

 
29.07.2014

Татарстанның инновацион үсеше югары бәяләнде

Инновацияләр һәм мәгълүмати технологияләр үсешенең милли Ассоциациясе тарафыннан төзелгән рейтингта республикабыз өченче урынны алып тора.

Әлеге рейтинг ел саен төзелә. Аның максаты – фән үсеше һәм инновацион технологияләрне камилләштерүгә аеруча зур игътибар бирә торган төбәкләрне ачыклау.

Белгечләр сүзләренә караганда, быел рейтинг узган ел белән чагыштырганда әллә ни үзгәрмәгән. Россия төбәкләренең 70 проценты үз позицияләрен 2-3 юлга гына үзгәрткән. Ә төбәкләрнең 22 процентының урыны исә – узган елдагы кебек үк.

Рейтингның беренче урынында Мәскәү булса, икенче урынны Санкт-Петербург шәһәре тота. Мәртәбәле өченче урынга исә Татарстан республикасы урнашкан.

Инновацион эшчәнлекне аеруча җәелдергән төбәкләрнең берсе – Краснодар крае. Ул узган ел белән чагыштырганда 19 пунктка (!) өскә күтәрелгән. Нәтиҗәдә, Татарстаннан соң дүртенче урынга урнашкан. Кубань, Свердлау өлкәләре дә актив камилләшкән төбәкләрдән санала.

Аеруча артта калган регионнарга килгәндә исә, Иваново өлкәсе, Башкортстан республикасы әнә шундыйлардан. ("Intertat.ru")


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования