Вернуться к обычному виду

Рөстәм Миңнеханов кабат төбәкләр башлыклары рейтингы өчлегендә

 
Рөстәм Миңнеханов кабат төбәкләр башлыклары рейтингы өчлегендә 29.07.2014

Рөстәм Миңнеханов кабат төбәкләр башлыклары рейтингы өчлегендә

Константин Костинның гражданлык җәмгыятен үстерү Фонды экспертлар төркеме ярдәме белән төбәк башлыкларының дүртенче интеграль рейтингын (ФоРГО) әзерләгән. 14 нче сентябрьдә сайлауларга барачак 30 губернатордан җидесендә рейтинг тискәре динамиканы күрсәткән, дип яза бүген “Известия”.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингында алдынгы позицияләрне саклый: ул “Бик югары рейтинг” категориясендә Калуга өлкәсеннән коллегасы Анатолий Артамонов белән 2-3 нче урыннарны бүлә. Исемлекнең башында - Ямал-Ненец АОнан Дмитрий Кобылкин.

Беренче унлыкта шулай ук – Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко (4-5 нче урын), Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев (4-5), Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (6-8), Коми губернаторы Вячеслав Гайзер (6-8), Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев (6-8), Воронеж өлкәсе губернаторы Алексей Гордеев һәм Владимир өлкәсе губернаторы Светлана Орлова (9-10).

Иң көчлеләр төркеменнән төшеп калучылар: Түбән Новгород өлкәсе башлыгы Валерий Шанцев, Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко, Самара өлкәсе җитәкчесе Николай Меркушкин, Чукотка автоном округы җитәкчесе Роман Копин һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин. («Татар-информ»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования