Вернуться к обычному виду

Беренче мөселман онлайн-фестивале Казанда узачак

 
25.07.2014

Беренче мөселман онлайн-фестивале Казанда узачак

Мөселман яшьләре берлеге Татарстан Диния нәзарәте ярдәме белән Мөселман онлайн-фестивале уздыра.

Ул үзенчәлекле форматта, тулаем интертетта узачак. Тыңлаучылар кемне тыңларга тели, шуны үзләре сайлап алачак. Дөньякүләм чараны өйдәге компьютер алдына утырып күзәтә катнашучыларның аудиториясен бермә-бер арттырачак, ди проект авторлары.

Мөселман фестивалендә төрле илләрдән 30 спикер һәм 30 меңннән артык тыңлаучы булыр дип көтелә.

1-15 август көннәрендә узучы фестивальдә катнашу өчен сайтында теркәлергә мөмкин. ("Intertat.ru")


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования