Вернуться к обычному виду

Бисмилләхир-рахманир рахим!

 
Бисмилләхир-рахманир рахим! 27.07.2014

Бисмилләхир-рахманир рахим!

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мөбарәк Ураза гаете белән котлыйм!

Бүген барча мөселманнар шатланып- сөенеп Ураза гаетен бәйрәм итәләр. Без ай дәвамында Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен уразалар тотып, догалар кылып, тәравих намазлары укып, бу көнне ихлас бер дулкынлану белән көтеп алдык. Бүген Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкранә кылабыз һәм бәйрәм итәбез. Бүген – көн буена ифтар дияргә була.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) рамазан хакындагы бер хәдисендә әйткән: “Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы”.

Аллага шөкер, бу мөбарәк айда ниятләрне яхшыга юнәлтеп, начарлыктан качарга, телләребезне гайбәттән, ялганнан тыярга, тәнебезне дә, күңелебезне дә хәрәмнән арындырырга тырыштык. Һәркем рухи яктан үсәргә, ныгырга, игелекле гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылды. Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны кичерүне сорадык.

Ураза бәйрәме – иң мөбарәк бәйрәмнәребезнең берсе. Ул мәрхәмәтлелек, толерантлык, бердәмлек билгесе. Ислам - тынычлык һәм изге гамәлләр дине, ә Ураза бәйрәме менә шуны күрсәтүче бер дәлил.

Җәмәгать, мөбарәк бәйрәмнән соң көндәлек мәшәкатьләрдән торган гадәти көннәр башлана. Рамазан аенда кылган изге гамәлләрне дәвам итү, һәр кешегә җиткерү, үзебезнең дә, башкаларның да тормышын яхшы якка үзгәртү безнең бурыч. Коръәндә, “Гыймран” сүрәсендә әйтелгән:

“Аллаһ игелек кылганнарны сөядер”.

Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен, шушы бәйрәм көнендә безнең догаларыбызны кабул итеп, гөнаһларыбызны кичерсә иде. Аллаһы Тәгалә тыныч көннәр, җирдә яшәүче барча кешегә сәламәтлек , күпмилләтле илебезгә бәрәкәт язсын иде. Бүгенге бәйрәм рухы, нуры һәркайсыбызга барып ирешсен иде! Амин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования