Вернуться к обычному виду

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

 
Ураза бәйрәме мөбарәк булсын! 28.07.2014

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Кадерле дуслар!

Ураза тоту, тәкъвалык, шәфкатьлелек, рухи яңарыш һәм ныклык, якыннарың турында кайгырту кебек асыл сыйфатларны үзенә җыйган изге рамазан аеның тәмамлануы чагылышы булган Ураза бәйрәме уңаеннан барлык мөселманнарны чын күңелдән котлыйм.

Түбән Камада төрле диннәргә бертигез мөнәсәбәтнең каббатланмас олы тәжрибәсе тупланды. Шәһәрдә һәм районыбызда төрле милләт һәм төрле дин кешеләре олы бер аңлашып һәм тыныч яшиләр. Бу- барыбызның да төп байлыгы һәм көче, без аны сакларга, тагын да ныгытырга тиешбез.

Хөрмәтле түбәнкамалылар! Бу якты бәйрәм көннәрендә сезнең һәркайсыгызга күңел күтәренкелеге, бәхет һәм мәхәббәт телим! Ураза бәйрәме һәр йортка йөрәк җылысы һәм шатлык, иминлек, муллык китерсен!

Айдар Метшин,

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования