Вернуться к обычному виду

Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов вафат

 
20.07.2014

Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов вафат

Бүген төнлә Казанда 89 нчы яшендә Советлар Союзы Герое Сабир ага Әхтәмов вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме иртәгә, ягъни дүшәмбе 21 июль иртәнге 9.00да ТР буенча ЭЭМның Мәдәният үзәгендә (К.Маркс ур., 26) була.

Казан мэриясе шундый хәбәр таратты.

Сабир Әхтәм улы Әхтәмов Татарстанның Кукмара районы Югары Өскебаш авылында 1926 елның 15 июнендә фани дөньяга килгән.

1943 елның ноябреннән Кызыл Армиядә. 1944нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардияче мотоукчылар бригадасының танкка каршы ата торган мылтык төзәүчесе (11 нче гвардияче армиясенең 2 нче гвардияче танк корпусы). 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия, Литва, Көнчыгыш Пруссияне азат итү сугышларында катнашып, фронт тормышының михнәтләрен кичерә. 1944нең октябрендә Неммерсдорфны (хәзер Калининград өлкәсе Маяковский авылы) штурмлаганда батырлык күрсәтә. Бронебойщик танкка каршы коралдан атып, дошманга югалтулар китерә: 1 танк, 3 үзйөрешле артиллерия установкасы (САУ), 2 бронетранспортер (БТР) һәм снарядлар төялгән 2 йөк машинасы кебек сугыш техникасын сафтан чыгара. Озакка сузылган сугышта дошман тар-мар ителә, ә Сабир Әхтәмов Советлар Союзы Герое алтын йолдызы белән бүләкләүгә тәкъдим ителә. Батыр сугышчы Мәскәүдә Җиңү Парадларында катнаша (24.6.1945; 9.5.1995). Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифаларны башкара, КГБның Югары хәрби институтын тәмамлый (1959), 1972 дән - запаста. Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр дәүләтнең башка бүләкләре белән бүләкләнгән.

Сабир Әхтәмов Казан каласы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, Совет районы Ветераннар советы, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы, Татарстан ЭЭМ Ветераннар советы әгъзасы иде. Сабир ага Казанда гомер итте. («Татар-информ»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования