Вернуться к обычному виду

Татарстанда салкын һәм дымлы һава шартлары көтелә

 
18.07.2014

Татарстанда салкын һәм дымлы һава шартлары көтелә

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада салкын һәм дымлы булачак. Алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Иртәгә төнлә Татарстан буенча 4-9 градус җылы (көнбатыш районнарда – 12 градуска кадәр), көндез – 14-22 градус.

Казанда төнлә 10-12 градус җылы, көндез – 18-20.

20 июль төнендә республикада явым-төшем булуы ихтимал. Җылылык кими барып, 5 градуска калачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования