Вернуться к обычному виду

Инсаннарның яхшылык үзәге

 
Инсаннарның яхшылык үзәге 18.07.2014

Инсаннарның яхшылык үзәге

Түбән Кама мөселманнары һәм татарлары тормышында узган сишәмбедә бик олы вакыйга булды: үзәк мәчет карамагында “Ихсан” үзәге ачылды. Вафат булганнарны соңгы юлга озату үзәген ачу тантанасында, мөселманнар һәм “Ихсан”ны төзешкән җитәкчеләр, эшмәкәрләр белән беррәттән, Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм Батыров, Татарстан Дәүләт советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. катнашты. Тантана башланыр алдыннан муниципаль район башлыгы Айдар Метшин үзе дә “Ихсан”ны карап чыгып, зур бәя бирде.

Инсан һәм ихсан дип язуны һич тә сүз уйнату дип уйламагыз. Инсаннар ул – без, бу җир йөзендәге барча кеше. Ә “ихсан” сүзе, бу очракта, “яхшылык кылу” дигәнне аңлата.

Мәчеттәге “Ихсан” үзәге, димәк, халыкның бакыйлыкка күчкән якыннарын соңгы юлга җыйнау, юып-кәфенләп озатуга бәйле мәшәкатьләрен күтәрешә, яхшылык кыла. Әле кичә генә сиңа хәлсез тавыш белән эндәшкән, синең кулларыңнан йотлыга-йотлыга су эчкән кадерлеңне югалткач, башың миңгерәүләнә, кая барып бәрелергә, нәрсәгә тотынырга белмисең. Менә шундый тораташ хәлендә калган мизгелләрендә кешеләргә “Ихсан” ярдәмгә киләчәк тә инде.

Килүләрнең азагы – китү

Тормышның көндәлек ыгы-зыгысы, мәшәкатьләре чиктән ашкан. Иртәгәсе көндә үзебезне ни-нәрсә көткәнен, беркөн килеп, бу ашыгу-кабалануларның һич әһәмияте булмаячагын уйлап та карамыйбыз. Аның өчен вакыт та, теләк тә юк. Йөгерә-йөгерә дөнья куабыз... Олыгаеп баручы якыннарыбызның да һәр сәгать, һәр көн хәлен белә алмыйбыз күп вакыт. Көн дә диярлек күрешеп, бергә чәйләгәндә дә, сүз һаман да шул җитмәүчелек, вак-төяк мәшәкатьләр, эшнең күплегеннән зарланудан узмый. Бары тик якыныңны мәңгегә җуйгач кына, их, нигә шул чакта сорашмадым, нигә узганнары турында күбрәк сөйләтмәдем, күңелендә ниләр йөрде икән, дигән үкенечле уй җанны яндыра...

Без дә әнкәйне бу ел башында озаттык. Хәзер инде бушап калган квартирына кергәч, бергә чакларны сагынып, әнкәйдән калган яктыга җылынып йөрибез. Аның сулышы өзелгән минутларда әгәр дә Йосыф хәзрәт һәм аның янәшәсендәге мөселман яшьләре, мөслимә кардәшләребез булмаса, белмим, әнкәйне җир куенына иңдергәндә гореф-гадәтләребезне төгәл үти алган булыр идекме? Әгәр дә соңгы йортына озата барышкан Фатыйх хәзрәт, кабергә иңдергәндә хатын-кызга керергә ярамаганын җайлап кына төшендермәсә, әнкәебез гәүдәсен салкын җиргә салуларын, аның өстенә кышкы туң балчыкның төшүен сыкраган җаннарыбыз ничек күтәрә алган булыр иде икән?! Соңыннан, Фатыйх хәзрәт белән бергә җирләүче ир-ат зираттан чыккач кына кердек. Әнкәйнең өстенә туң балчык өелгән кабере иң нурлысыдыр кебек тоелды...

Язмышыма рәхмәт, якын кешеләрем авырлыгын үз иңнәрем белән күтәрешим дип, моңа кадәр дә мәрхүмнәрне соңгы юлга озату белән бәйле мәшәкатьләр (чакыртылган “участковый” биргән рәсми кәгазь буенча табиб белешмәсе алу, табут, баш мендәрләре, япмалар һ.б. сатып алу өчен ритуал хезмәт салоннарына чабу, зиратка барып кабер казыту, мәрхүмнәрнең гәүдәсен һәм озатучыларны зиратка алып барырга автобус юллау һ.б.) артыннан йөрергә туры килде. Кайгыңны йөрәгеңә кысып, баш иеп йомышыңны аңлатканда, салкын карашларга, дорфа сүзләргә төртелгәч, авыр, бик авыр була иде..

Ә әнкәйне озатканда исә мәчеттәге мөселманнарның, гүя үз якыннарын югалткандай, шул мизгелләрдә үк ярдәмгә килүләре, сабырлыклары, бердәмлекләре мине таң калдырды. Менә шуңа күрә дә инде, мин хәзердән үк, үземнең мәңгелеккә күчеш йортым булган каберлеккә “Ихсан” аша китү бәхете язсын дип телим... Бик ерактан, бик урау итеп башладым язмамны, укып чыгарга түземлегегез җитсә, бәлки төшенерсез...

Тантананың онытылмас мизгелләре...

Тантанага кадәр мөфти белән сөйләшү җае чыккан иде. Әлбәттә инде, һәркемнең (үзенә, я шәһәренә, яки кардәшләренә карата) мактау сүзләре ишетәсе килә. Шуңа да, мөфтигә “Ихсан” белән бәйле сорау бирдем. Ул Лениногорскида, Әлмәттә, Казанның Мирный поселогында һ.б. шәһәрләрдә мәетханәләр булуын, әмма безнең “Ихсан”ның арада иң матуры икәнен искәртте. “Һәр эшегездә ихласлык булсын”, дип әйтүче мөфтинең йөзе елмаюдан балкый иде. Елмаюы да, мактау сүзләре дә ихластыр дип, сөенеп уйлап куйдым... Мөфтинең катлаулы нәрсәләрне дә гадиләштереп аңлатуын ишеткән саен, аның ихласлыгына өмет чаткысы арта бара... “Мөселман өчен бу дөнья – зиндан, көфер өчен – җәннәт”, дигән сүзләре чынбарлыкны чагылдыра түгелме? Чыннан да, чебен канаты кадәр дә иманы булмаган кешеләр балда-майда йөзә, ярлы-ябагайга өстән генә бага. Ә үзенең дөреслегенә, гаделлегенә ябышкан икенче берәү көне-төне эшләсә дә, һаман да шул хәерче булып кала.

Мөфти Камил хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып киткән тантана барышында исә шушы “Ихсан” үзәген төзүдә, җиһазлауда үз хезмәтләрен керткән шәхесләргә – “Нефтебаза” директоры Айрат Метшин, “Татэлектромонтаж” җитәкчесе Мәхмүт Гатин, “Татсантехмонтаж” начальнигы Фәрит Идиятуллин, “Нижнекамскнефтехим”ның РМЗ директоры Фәрит Хәйруллин, “Горэлектротранспорт” предприятиесе директоры Рафаил Хәбибуллин, “ТМИН” җәмгыяте хуҗасы Феликс Дәүләтшин, эшмәкәр Зөфәр Рөстәмханов, “Водолей” фирмасы хуҗасы Фәнис Еникиев, “ТАНЕКО” директоры .....Олюнин һ.б. исеме ихтирам белән телгә алынды. Аларга мөфтият һәм мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

– Бирегә имам булып килгәч, шәһәрнең авыл җирендә булмаган мәшәкатьләре күп икәнен күрдем, – дип башлады сүзен Йосыф хәзрәт. – Шуларның берсе – вафат булганнарны соңгы юлга озату. Әгәр дә үләренә кадәр кеше йортның 8нче, 9нчы катында яшәгән булса... Авылда исә атка атланган бабай, “җеназа” дип, бер баштан икенче башка кадәр кычкырып узуга, кабер казырга ирләр җыела. Шәһәрдә үлгәннән соң җирләр туганы булмаган кешләр дә күп. Биредә кеше үз күршесен дә белми... Шунлыктан, бабайлар һәм Айдар Рәисович белән киңәшләштек тә, җеназаханә төзергә уйладык. Шәһәрнең төрле урыннарын карадык һәм, ахыр чиктә, мәчетнең иске складын киңәйтеп, үзгәртеп төзергә дигән карарга киленде.

Хәзрәт үз чыгышында “Ихсан”ны төзү өчен, иң элек, халыкның үзенең акча җыя башлаганын, аларга җитәкчеләр кушылганын һәм, ахыр чиктә, берничә миллион сумга төшкән үзәкне җиде-сигез айда әзерләп бетерүләрен телгә алды. Мәчет шурасы вәгъдә иткән 500 мең сумның янга калуын, аңа тагын акча кушып, шушы “Ихсан”га машина алу тәкъдимен җиткерде.

Ә аксакаллар шурасы рәисе Зирәк ага Шиһапов, үз чыгышында, шәһәрнең зурлыгын һәм бер көндә берничә җеназа булу мөмкинлеген исәптә тотып, ике машина һәм бер автобус алу дөрес булачагын искәртте һәм, шул максаттан, халыктан акча җыярга дигән фикер белдерде. Аксакалның төпле һәм урынлы киңәшен барысы да хупладылар.

Разил әфәнденең сүзләрендә исә шагыйранә ихласлылык чагылды:

– Кеше бу дөньяга үз хакы белән килә. Аның гомеренең ике чиге була: туу һәм бакыйлыкка күчү. Бала табу йортында аны зурлап каршы алалар. Икенче туе да матур булырга тиеш. Кешене, хакын хаклап озату тиеш соңгы юлга. Каядыр сәяхәткә, ерак сәфәргә бармый калырга мөмкин кеше. Әмма беркем дә бу йорт аша үтми кала алмый...

Тантанада, шулай ук, мөфтинең урынбасары Рөстәм әфәнде, муниципаль район башкарма комитетының бүлек җитәкчесе Альберт Дирзизов, мәчет әһелләре Кираметдин хаҗи белән Рафаил бабай һ.б. чыгыш ясадылар...

Ак балкышлы үзәктә

Тантанадан соң, бу бинага кереп, андагы бүлмәләрне күргәч, ирексездән, морг белән чагыштырдым. Җир белән күк аермасы дип әйтсәм, кемнәргәдер ошамас. Әмма “Ихсан”дагы аклык, яктылыкка җитмәс инде. Хәер, элгәредән үк безнең татарда вафат булганнарны ак кәфенгә төрәләр, озатучы әби-апаларның да башында кара түгел, ә ак яулык була...

“Ихсан”ның ишеген ачып кергәч тә, алгы бүлмәгә аяк басасың. Анысы – якынын соңгы юлга озату мәшәкате белән килүчеләр һәм вафат булган туганын юып-кәфенләгәнне көтеп утыручылар өчен. Якты стеналар, ак кәнәфиләр, алар арасында – журнал өстәле, чүлмәкләрдә зур яфраклы гөлләр үсеп утыра. Эчке бер зәвык сизелеп торган бу бүлмә идәненең урта бер җиренә плиткәләр келәм-бизәкне хәтерләтеп түшәлгән. Бу алгы бүлмәне һәм, шулай ук, ишекләрне, пластик тәрәзәләрне “Нефтебаза” җитәкчесе Айрат Метшин ясаткан. Алгы бүлмәнең дизайнында да Рәис улы Айратның күңел яктысы чагыла.

Алгы бүлмәдә килгән кешеләр өчен тәһарәтханә, хезмәткәрләр бүлмәсе дә урнашкан. Вафат булганнарны соңгы юлга хәзерләү урыны исә берничә бүлмәне үз эченә ала. Үлгән ир-атның һәм хатын-кызның гәүдәләрен госелләү, ягъни юып кәфенләү өчен аерым берәр-берәр бүлмә. Бу бүлмәләрдә дә ак төсләр генә: ак плиткә ябыштырлган стеналар, кульюгычлар һ. б. Үлгәннәрнең гәүдәләрен салып юа торган колаша-карават күгәрмәс ныклы калайдан ясалган. Анысын “ТАНЕКО” җитәкчелеге ясаттырган. Тиешле таләпләргә туры килерлек булсын өчен, аны берничә мәртәбә үзгәртергә туры килгән аларга... Төнгә калдырырга туры килсә, үлгәннәрнең гәүдәләрен кертеп кую өчен суыткыч бүлмә дә бар. Биредә дә хезмәткәрләр өчен аерым тәһарәтханәләр көйләнгән. Әгәр дә үзәктән килә торган җылы су тукталса да, борчыласы юк – стенага зур су җылыткыч беркетелгән.

Үлгәннәрнең гәүдәләрен алып керү-чыгару өчен арткы якта махсус ишек бар. Ул ишектән чыккач – түбәсе ябулы, җиренә брусчатка салынган, капкасы автомат рәвештә ике якка ачыла торган иркен урын. Анысы – бирегә үлгәннәрне алып килә-китә торган транспорт өчен. Б.Урманче урамыннан (Почтамт бинасы белән мәчет арасындагы юлда) килеп, “Сөләйман” кафесын узгач уңга борылган юлның шушы капкага кадәрге арасына асфальт салынган, бордюрлар урнаштырылган.

Үлем-китемле бу дөньяда сезне, әлбәттә инде, “Ихсан”ның кайчан эшли башлаячагы кызыксындыра торагандыр. Йосыф хәзрәт әйтүенчә, ул рамазан ае тәмамланганчы ук халыкка җеназа белән бәйле хезмәт күрсәтә башлаячак.

“Һәрбер җан иясе үлем ачысын татыячак”, ди Аллаһы Тәгалә. Ә һәрбер мөселманның һәм, шулай ук, ислам кушканча яшәмәсәләр дә, татар булып туулары белән үзләрен мөселман дип санаучы һәркемнең, бакыйлыкка күчү мизгелләрендә шәригатьчә озатыласы килүе – табигый. “Ихсан” үзәге әнә шул авыр һәм изге бурычны үтәр дип өметләник.

Һәрбер хыял – якын киләчәк

Безне – бәләкәйдән үк тырышлык, гаделлек, кешелеклелек сыйфатлары сеңдерелгән буынны – совет чорында хыялларны чынга ашарлык итеп яшәргә өйрәттеләр.

Шөкер, хыялларны чынга ашырып, мәрхүм Фатыйх бабай Рәхмәтуллин кебекләр тырышлыгы нәтиҗәсендә, шәһәрнең йөрәгендә дүрт манаралы Аллаһы йорты калыкты. Күпме кеше исламны үзене яшәү рәвеше итеп алды. Һәм, ниһаять, күпме хыялланганнан соң, җеназа йоласын үтәү мөмкинлеге бирә торган “Ихсан”ыбыз ачылды.

Әнә шул “Ихсан”ның арткы ягына чыгып, бирегә тоташып киткән паркка күз салгач, хыял минем күз алдында гаҗәеп манзара ачты. Сез дә күзаллап карагыз әле... Шушы турыдан парк эченә кереп китә торган брусчаткалы киң җәяүле юлы. Аның урта бер җирендә зур фонтан. Тирә-ягында – ял өчен эскәмияләр. Балаларның уен мәйданчыклары. Тиешле инвентарьлар көйләнгән спорт мәйданчыгы. Ә уң кулда (Шинчылар урамы ягына таба, кайчандыр ниндидер бина өчен сугылган субайлар өстендә) – бабайлар өчен чәйханәне, әбиләр һәм апаларның кул эшләре белән шөгыльләнү бүлмәсен, балалар өчен төрле түгәрәкләрне, яшьләрнең интернет-китапханә залын үз эченә алган хәйрия бинасы. Күз алдыма шул манзараны китерүгә, колагымда фонтандагы су тавышы, бала-чаганың чыр-чуы яңгырагандай булды. Хыялмы? Мөгаен. Әмма, һәрбер хыялны якын киләчәк итеп яшәгәндә генә тормышның мәгънәсе була. Акчалы һәм җитәкче урыннарда эшләүче татарларыбыз шуны аңласын иде. Бу дөньяда да акчага сатылмый торган нәрсәләр – халык каршындагы намусың, бурычың булырга тиештер бит...

Шуңа бәйләп, тагын бик зур икенче бер хыял да бар. Анысы – зиратка кагылышлы. Бүгенге көндә мөселман зираты дип йөртелсә дә, каберләргә мәетләрнең сурәтләре уелган зур-зур ташлар кую дәвам итә. Шәригать мондый купшылыкны, үзеңне башкалардан өстен куюны, байлыгың белән масаюны хупламый дип беләм, ялгышмасам.

Әгәр дә мәчет мәрхүмнәрне юып-кәфенләүдән башлап, аларны җирдәге соңгы тукталыш булган зиратка алып барып җирләүне дә үз өстенә алса, бу хәерле гамәл булыр иде. Ул чагында инде, якынын җирләүче кеше “Ихсан” үзәгенә килеп, боларның барысы өчен дә тиешле сумманы (шул ук кабер урыны, аны казыту, ләхет такталары һ.б.) түләү белән чикләнә. Ә кабер урынын билгеләү, аны казу мәчетнең аерым бер махсус хезмәте тарафыннан башкарыла. Зиратны даими рәвештә карап-тәртиптә тоту да шуларга ук йөкләнә.

Тантанадан соң Разил Исмәгыйлевич белән дә шул хакта сөйләшеп тордык. Ул да моны хуплап, Россия думасы депутатларының зиратларны аерым кешеләр кулына тапшыру турында сүз алып баруларын телгә алды. Йосыф хәзрәт исә тагын да ныграк шатландырды, Башлыктан зираттагы берничә кварталны мөселманнарга бирү турында җылы сүз ишетелгән. Хәерле булсын... ( «Туган як»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования