Вернуться к обычному виду

“Россия-2014” экспедициясе - Татарстанда

 
“Россия-2014” экспедициясе - Татарстанда 18.07.2014

“Россия-2014” экспедициясе - Татарстанда

Россия иҗтимагый оешмалар активистлары республика башкаласын Варшава белән чагыштырдылар.

Бүген Казанга берничә автомобильдә “Россия-2014” киңкүләмле экспедициядә катнашучылар килде.

Берничә иҗтимагый оешма активистлары, нигездә, Гомумроссия халык фронтыныкылар 12 июньдә - Россия көнендә Владивостоктан старт алды. Экспедициянең максаты – илнең төбәкләрендәге яшәү сыйфатын белү, юлларны тикшерү һәм РФ нең яңа төбәге Кырым Республикасына бөтен Россия турында сөйләү.

Илгизәрләрнең уңышлары турында мәгълүмат блокта урнаштырыла, ә җитешсезлекләр турындагы мәгълүмат хакимиятнең төрле органнарына җибәрелә. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча Хөкүмәткә тиешле доклад әзерләнә.

Бүген проектта катнашучылар Казанга Ульяновскидан килде. Алар Волков урамында танылган шагыйрь-авангардист Велимир Хлебников яшәгән йорт янына истәлекле такта куйдылар. Чара Россиядә Мәдәният елы кысаларында узды. Чарада Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Язучылар берлегенең рус әдәбияты секциясе җитәкчесе Лилия Газизова, экспедиция җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Васильев чыгыш ясады.

Кунаклар IT-паркта да тукталды, аларга анда ике проект тәкъдим ителде.

“Без билгеле индикаторлар буенча тормыш сыйфатын, кайда нәрсә үзгәрүен күрәбез. Андый күрсәткечләрнең берсе – юллар сыйфаты. Хисләр төрле. Һәр шәһәрдә безнең күптөрле чаралар планлаштырылган, - дип сөйләде Александр Васильев. – Казан – борынгы һәм иркен шәһәр. Без үзара аны Варшава белән чагыштырдык. Казан Европа шәһәренә бик охшаган”.

Экспедициядә Россиянең төрле шәһәрләреннән 15 кеше катнаша, нигездә, алар - Мәскәүдән һәм Псковтан. («Татар-информ»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования