Вернуться к обычному виду

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре тапшырылды.

 
10.07.2014

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре тапшырылды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Бөтенрәсәй Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләренең тапшыру тантанасы булып узды. Быел Түбән Кама муниципаль районында әлеге медальгә дүрт гаилә тәкъдим ителгән иде. Шушы араларда гына зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Миргасыйм абый белән Гөлсинә апа Мусиннар әлеге уңайдан оештырылган бәйрәмгә өч уллары, киленнәре, биш оныклары белән килгән иде. Миргасыйм абый да, Гөлсинә апа да егерме биш ел буе Түбән Кама Нефтехим акционерлык җәмгыятенең төрле подразделениеләрендә хезмәт куйганнар. Әле бүген дә инде күптән лаеклы ялда булуларына карамастан, элекке хезмәттәшләре аларга киңәшләшергә килгәли. Медальгә лаек тагын ике гаилә – Гаязовлар һәм Тойминцевлар гаиләләре шәһәребездә бик иҗади һәм бердәм гаиләләр буларак билгеле. Рәмилә ханым Гаязова озак еллар буе “Яшьлек” җыр һәм бию ансамбленда җырлады, бүген ул “Кайтаваз” ансамбленең солисткасы. Гаязовларның ике уллары Ильнур һәм Динар баянда уйный, шигырьләр яза. Тойминцевлар гаиләсе исә Түбән Камада гына түгел, Татарстанда, хәтта Рәсәйдә дә билгеле. Аларның кызлары Алена - дөньяның вокал буенча гранд-чемпионкасы, джаз-вокал буенча педагог, “Голос” проектында катнашып бөтен илгә танылган җырчы. Медальгә лаек тагын бер гаилә - Глушихиннар гаиләсе - Иске Чишмә авылында яши. Михаил Сергеевич белән Мария Алексеевнага әлеге медаль 12 июль көнне тапшырылачак.

2008 нче елдан башлап Түбән кама муниципаль районында барлыгы 12 комплект “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования