Вернуться к обычному виду

Түбән Камада «Уяв» бәйрәме узачак

 
Түбән Камада «Уяв» бәйрәме узачак 09.07.2014

Түбән Камада «Уяв» бәйрәме узачак

Пәнҗешәмбе, 10 июль көнне, Түбән Кама шәһәренең аттракционнар паркында «Уяв» чуаш халык бәйрәме уздырыла.

Бәйрәмдә шәһәр һәм район чуваш коллективлары чыгыш ясаячак, халык уеннарын, төрле конкурслар оештыру каралган. Шулай ук балалар өчен уен мәйданчыклары да эшләячәк. Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана.

Уяв – яз-җәй айларында уздырыла торган бәйрәм. Бәйрәмнең нигезен уеннар, җыр-бию, әйлән-бәйлән уйнау кебек мәдәни күңел ачулар тәшкил итә.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования