Вернуться к обычному виду

Татарстан белем сыйфаты буенча ярыйсы гына нәтиҗәләр күрсәтә

 
Татарстан белем сыйфаты буенча ярыйсы гына нәтиҗәләр күрсәтә 30.06.2014

Татарстан белем сыйфаты буенча ярыйсы гына нәтиҗәләр күрсәтә

Республикада федераль дәрәҗәдә кертү өчен файдалы тәҗрибә тупланган, дип ышаналар ведомствода.

Татарстан Республикасы мәктәпкәчә, мәктәп, профессиональ этапларда белем сыйфаты буенча ярыйсы нәтиҗәләр күрсәтә. Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек җитәкчесе Сергей Кравцов белдерде.

“Бөтенроссия киңәшмәләренең Казанда үткәрелүе очраклы түгел – республика тәҗрибәсе РФ нең башка субъектларына да файдалы. Республика үсеш ала. Татарстан Президенты тарафыннан күп эш башкарыла”, - дип билгеләп үтте спикер.

Шулай ук агентлык әңгәмәдәше уку йортларының матди-техник тәэмин ителеше дәрәҗәсен дә билгеләп үтте.

Татарстанда мәгариф өлкәсендә эшләүче күзәтчелек системасына да аерым игътибар бирде Кравцов. “Бөтен мәгълүматларның бердәм системасы, билгеле төркем укучылар арасында белемнәрен тикшерү мөмкинлеге бар. Бу без федераль дәрәҗәдә эшләргә теләгән нәрсә”, - дип ассызыклады ул. («Татар-информ»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования