Вернуться к обычному виду

Татарстанда җәмәгать өчен беренче ифтар ашлары уздырылды

 
30.06.2014

Татарстанда җәмәгать өчен беренче ифтар ашлары уздырылды

Татарстан мөселманнары 28 июльдә беренче ифтарны уздырды. Һәр елдагыча, Казандагы кайбер мәчетләр ифтар чатырлары корып, ураза тотучылар өчен авыз ачтыру мәҗлесе үткәрде.

Башкаланың былтыр ачылган "Ярдәм" мәчете быел да ифтар чатыры корып, 350 кешелек урын хәзерләнсә, мәчет эчендә тагын 150 кешегә ифтар табыны корылды. 19 ярым сәгать ураза тотып, мәчеткә ифтарга килгән һәркемгә ризык җитте. Мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов мондый чатырларда һәркөн ифтар ашлары оештырылачагын һәм Казан мөселманнарын үзләренә көтеп калуларын белдерде. Ахшам намазын мәчеттә җәмәгать белән бергә укыган мөселманнар тәравих намазын да "Ярдәм" мәчетендә укып өйләренә таралышты, дип хәбәр итә “Ярдәм” мәчете һәм күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: 8 июльдә икенче мәртәбә республика ифтары оештырылачак. Ул “Казан-Арена” стадионы холлында узачак ифтарда якынча 3 меңгә якын кеше катнашуы фаразлана. Ифтар ашында Кырымның Бакчасарай шәһәре ятимнәренә ярдәм йөзеннән, хәер җыю планлаштырыла. Җәмәгать намазы да шунда укыла. Журналистлар белән очрашкач, бу турыда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин игълан иткән иде. («Татар-информ»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования