Вернуться к обычному виду

ТР да муниципаль район һәм шәһәр округларының халык социаль проектларына конкурс үткәрелә

 
27.06.2014

ТР да муниципаль район һәм шәһәр округларының халык социаль проектларына конкурс үткәрелә

Грант фондының гомуми күләме 35 млн сум тәшкил итә.

Татарстанда муниципаль район һәм шәһәр округларының халык социаль проектларына конкурс үткәрелә. Аның максаты Татарстан халкының көнкүреш сыйфатын арттырудан, җирле үзидарәнең социаль мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә булышудан гыйбарәт, дип белдерә ТР Икътисад министрлыгы.

Конкурс өч этаптан тора. Аның башлангыч этабы муниципаль районнарда (шәһәр округларында) 2 нче июльгә кадәр үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча, конкурсның беренче этабында катнашу өчен, һәр муниципаль районнан икешәр проект сайлап алыначак.

Бәйгенең беренче этабы өч районара мәйданда узачак: 8 нче июльдә – Казанда, 9 нчы июльдә – Алабугада, 10 нчы июльдә – Әлмәттә. Аларның нәтиҗәләре буенча конкурс финалистлары билгеле булачак.

Конкурс комиссиясе карары белән, бәйгенең финал этабын Казан шәһәрендә 15 нче июльгә кадәр уздыру планлаштырыла. Аның йомгаклары буенча, 10 җиңүче һәм 43 лауреат билгеләнәчәк, аларга, Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) халык социаль проектларын гамәлгә ашыру максаты белән, грантлар тапшырылачак. Грант фондының гомуми күләме 35 млн сум тәшкил итә.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования