Вернуться к обычному виду

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә туйлар саны артуы күзәтелә

 
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә туйлар саны артуы күзәтелә 26.06.2014

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә туйлар саны артуы күзәтелә

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә ел да җәй айларына туры килә торган туйлар санының кискен артуы күзәтелә. Гыйнвар аеннан май аена кадәр ГХАТ идарәсендә атнасына уртача 30 никах теркәлә. Ямьле июнь аеның беренче антасында гына исә актлар теркәү китабына, ир белән хатын булу теләкләрен белдереп, 80 кәләш белән кияү кулларын куйган. Узган атнада исә никах теркәү тантанасына ГХАТ идарәсенә 64 пар килгән. Мөселманнарның изге Рамазан айлары башлану сәбәпле, июль аенда өйләнешүчеләр саны бераз кимиячәк. Август исә, һәр елдагыча рекордлар аена әйләнер дип көтелә. Август аена гаризалар июлҗ аенда кабул ителә башлауга карамастан, инде бүген үк җәйнең соңгы аенда никахларын теркәргә 255 пар теләк белдергән.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования